Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Якты йолдыздай балкыды». Татарстанның атказанган артисты Гөлшаһидә Сәләхова вафат

54 яшьлек ханымның үлеме турында хәбәр күпләрне тетрәндерде.

news_top_970_100
«Якты йолдыздай балкыды». Татарстанның атказанган артисты Гөлшаһидә Сәләхова вафат
https://www.instagram.com/alfiiakhabibullina2211

Кичә кич белән Минзәлә татар дәүләт театрында эшләгән Татарстанның атказанган артисты Гөлшаһидә Сәләхова вафат булды. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы Минзәлә театрының матбугат үзәгенә сылтама белән хәбәр итте.

«Гөлшаһидә Сәләхованың үлеме турында бүген ишеттек. Кызы аның бүген вафат булуын әйтте. Гөлшаһидә шактый еллар безнең театрда эшләгән талантлы актриса иде. 2015 еллардан бирле бездә эшләми иде инде», — диде театрның әдәби бүлек мөдире Нурсибә Адиева.

«Гөлшаһидә, урының җәннәттә булсын. Син Минзәлә театрының якты йолдызы булып балкыдың, әмма аяусыз тормыш башка якка борылды. Үзәк өзгеч хәбәр, сине вафат диләр. Ышанасы килми», — дип яза нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина инстаграмдагы сәхифәсендә.

Комменатарийларда бар да кайгы уртаклаша, «урыны оҗмахта булсын», диләр. Шунда ук мәрхүмәгә 54 яшь кенә булуын да язганнар.

Туганнары Гөлшаһидәне туган авылына алып кайтып җирләячәкләрен әйткәннәр. Ул Актаныш районының Кормаш авылыннан.

Гөлшаһидә Сәләхованың Минзәлә театры сәхнәсендә уйнаган соңгы рольләренең берсе — Достоевскийның «Дядюшкин сон» әсәре буенча куелган «Абзыйның төше» спектакле. Спектакльне Ренат Әюпов сәхнәләштергән булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100