Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бетүгә таба бара: бу якшәмбедә Украинада утны туктату турында сөйләшү булачак

news_top_970_100

Украинада утны туктату турында якшәмбе көнне сөйләшәчәкләр, бу эш Согуд Гарәбстанында узачак, дип хәбәр иткән АКШ Президенты илчесе Стив Уиткофф «Fox News» телеканалына. Бу хакта РИА Новости яза.

Уиткофф сүзләренчә, Дональд Трамп Россия Президенты Владимир Путин белән телефоннан сөйләшкәндә, ике якка да ныклы һәм озак вакытка сузылган тынычлык кирәк булуына басым ясаган. Мәскәү бу карашны хуплаган, дип өстәгән ул.

Америка президенты илчесе сүзләренә, утны туктату буенча ирешелгән килешүләр энергетика объектларына гына түгел, ә тулаем инфраструктурага да һөҗүмнәрне колачлый.

Сишәмбе көнне кич Россия һәм АКШ президентлары 2 сәгать чамасы телефоннан сөйләште. Путин конфликттагы ике якның да энергоинфраструктура объектларына һөҗүмнәрдән 30 көнгә үзара баш тартуы турындагы идеяне уңай җаваплады һәм хәрбиләргә тиешле йөкләмә бирде.

Моңа кадәр ике ил лидеры 12 февральдә сөйләшкән иде, ул вакытта сөйләшүләр сәгать ярым дәвам итте. Аерым алганда, алар Украинадагы вазгыять турында фикер алышты һәм элемтәләрне дәвам итәргә килештеләр, шул исәптән шәхси очрашуны оештыру мәсьәләләре буенча да.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100