news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Якмыш рецепты

news_top
Якмыш рецепты
Илүзә Хөснетдинова

Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдинова социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә кайнанасы пешерә торган якмыш рецептын тәкъдим итә.

Камыр өчен: 1 бокал җылы сөт, 2 бал кашыгы коры чүпрә, 3 аш кашыгы өймичә генә шикәр комы, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы атланмай, бер чеметем тоз, он.

Сөткә чүпрә, шикәр комы, тоз кушып яхшылап болгатырга. Шуннан соң майларны кушарга һәм он салып камыр басарга. Камырны 1 сәгать җылыга куеп торырга. Аннары камырлардан шарчыклар ясарга һәм тастымал ябып, 30 минут тотарга.

Соңыннан шарчыкларны кул белән җәяргә, өстенә бәрәңге боламыгы салырга. Табаны майларга, якмышларны тезәргә. 200 градуска кадәр кызган духовкада 35-40 минут пешерергә.

«Якмыш шундый тәмле, кетердәп тора», – дип язган блогер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар