Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яхшыга юрыйк» - Салават Фәтхетдиновның бакчасында гаҗәеп могҗиза

Салават Фәтхетдиновның бакчасында алмалары җитешеп килүче алмагач чәчәк аткан. Тәҗрибәле бакчачылар, бу чәчәкләр агачның көчен ала дип, барысын да өзеп бетерергә кушканнар.

news_top_970_100
 «Яхшыга юрыйк» - Салават Фәтхетдиновның бакчасында гаҗәеп могҗиза
Салават Камалетдинов

Салават Фәтхетдинов үз бакчасындагы җәйге могҗизаны күрсәтте. Җырчының алмагачы алмалары өлгереп килгәндә чәчәк аткан.

«Дуслар, чын әкият. Алмасы да бар, чәчәк тә атты. Мондый әйбернең булганы юк иде. Хәерлегә булсын. Минем яшьтәгеләрнең барысына да шулай яшьлекләренең икенче тапкыр чәчәк атуын телим», — дип сөйли ул инстаграмда.

Салаватның инстадуслары арасында тәҗрибәле бакчачылар табылган. «Бу корырга баруы, өзегез чәчәкләрен», «Быел елы шундый булды, күп агачлар вакытында уянып өлгермәде. Шуңа хәзер чәчәк ата», «Яхшылыкка юрагыз. Әмма чәчәкләрен өзеп бетерергә кирәк. Агачның көчен ала. Алардан алма булмый бит инде быел», — дип киңәш итә алар.

Күпләр бу могҗизаны Аллаһы Тәгаләнең кодрәте дип кабул иткән. «Җирдән, күктән иңгән бәрәкәт инде бу. Байлыкта, муллыкта, таза-сау булып, шатланып яшәргә насыйп булсын», «Ходайның билгесе бу, зәхмәт бетәр озакламый», — дигәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100