Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яхшы гаилә иде». Башкортстанда яшь әти белән әни һәм аларның ике баласы янып үлгән

Мәрхүмнәр ике фатирлы йортта яшәгән.

news_top_970_100
«Яхшы гаилә иде». Башкортстанда яшь әти белән әни һәм аларның ике баласы янып үлгән
https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Бишбүләк районында 8 декабрьгә каршы төндә Кече Мәнәүез авылында яшәүче гаилә кешеләре янып үлә. 27 яшьлек ир белән хатын, аларның 6 һәм 4 яшьлек сабыйлар янгын корбаны була. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Урынга янгын сүндерүчеләр килгәндә, ике фатирлы кирпеч йортның түбәсе яна. Утны сүндергән вакытта дүрт мәет табыла. 1993 елда туган ир-ат, 1993 елда туган хатын-кыз һәм 2013 һәм 2016 елда туган балалар һәлак була, диелә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрендә.

Район башлыгы Артур Зарипов «Башинформ» хәбәрчесе белән аралашкан. «Дүрт кешелек гаилә үлде. 27 яшьлек әти-әни һәм аларның 6 яшьлек кызы, 4 яшьлек улы. Кече Мәнәүез авылында өч ел яшиләр иде. Алар яхшы гаилә булды. Бер комиссиядә дә теркәлмәгәннәр. Эчмиләр, балалары тәрбияләнгән. Әтисе Бәләбәйдә эшли, әниләре хуҗабикә иде. Балаларны карады, алар мәктәпкә йөрми әле», — дигән ул.

Янгын чыккан ике фатирлы йортка газ да, электр да кертелгән. Өйдә янгын турында хәбәр итә торган җайланма да куелган.

«Йортның икенче ягында башка гаилә яши. Төнлә алар төтен исе тойган, янгын сүндерүчеләр чакырганнар. Мәрхүмнәр төтенгә агулангандыр. Күрше фатирда яшәүчеләр зыян күрмәгән. Аларның түбәсе бераз янгын. Ярдәм итү турында уйлашабыз», — дигән Зарипов.

Янгын сәбәпләрен бегечләр ачыклый. Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ачкан. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100