Татарстанның Гдрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, апрельнең беренче яртысы Татарстанда гадәттән тыш җылы булган. Әмма алдагы биш көндә төбәктә температура нормадан 2–4 градуска түбәнрәк, ә айның соңгы ункөнлеге 1–2 градуска салкынрак була. Бу хакта «Татар-информ»га үзәк җитәкчесе Феликс Гоголь сөйләгән.
Аның сүзләренчә, узган ел язгы процесслар тизрәк барган, кар иртәрәк эрегән, һәм җылыту 21 апрельдә сүндерелгән. Быел исә, суыту сәбәпле, алдагы ункөнлектә салкын булачак, температура нормадан түбән. Шуңа күрә җылытуны сүндерергә тиеш түгелләр, дигән ул.
Кагыйдәләр буенча, ягып җылыту уртача тәүлеклек температура биш тәүлек дәвамында +8 градустан югары булганда сүндерелә. Метеоролог шулай ук май аенда салкыннар кире кайтуы безнең төбәк өчен ел саен диярлек күзәтелә торган күренеш булуын искәрткән.
Аның сүзләренчә, узган ел май башында ике көн кар яуган. Быел да салкыннар кире кайтачак — бу соңгы еллар өчен хас. Әмма бу 1 Майгамы яки Җиңү көненә туры киләме — әлегә әйтеп булмый.
Гоголь искәрткәнчә, апрельдә Татарстанда уртача температура +5,4 градус, ә Казанда +5,8 градус тәшкил итә. Явым-төшем буенча айлык норма (30–33 мм) инде республика буенча үтәлгән.