"Ягымлы" салат (рецепт)
"Әлмәт таңнары" газетасыннан "Ягымлы" салат рецептын тәкъдим итәбез.
Салат өчен: 3 алма, 1 суган, 150 грамм каты сыр, 3 йомырка, майонез.Суганны ваклыйбыз һәм кайнап торган су белән ачысын бетерү өчен "юдырабыз". Алмаларны саламлап турыйбыз. Йомырканы угычтан уабыз. Тәлинкәгә катлап, арасына майонез сылап салабыз: суган, алма, сыр.
Катламны ике тапкыр кабатларга.
Катламны ике тапкыр кабатларга.