Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ягылмаган йортта яшәүче инвалидның аяклары өшегән

news_top_970_100
Ягылмаган йортта яшәүче инвалидның аяклары өшегән

Йөрәк өшеткеч бу хәл турында Якутиянең Sakhaday сайты яза.

Якутия – болай да салкын төбәк. Салкын төбәкнең дә иң салкын төньягындагы Чокурдаха бистәсендә инвалид Мир Ефимов ялгыз яшәгән. 52 яшьлек ир бернигә яраксыз йортты 2016 елдан бирле яшәгән. Күршеләре китеп беткәннәр – беркемнең дә мондый шартларда яшисе килмәгән. Биредә газ юк, ә утын сатып алып өй җылыту бик кыйбатка төшә – монда тундра, утынны китерәсе.

Шул сәбәпле, үзәкләштерелгән җылыту системасы 2019 елда өзелә. Декабрь аенда! Ефимов иске йортларны, коймаларны, күршеләренең йортларын сүтеп яга башлый. 2022 елның гыйнварында электрны да өзәләр. Ефимов аракы белән «җылыта» башлый.

Январьның бер көнендә ул йокысыннан тора һәм аягындагы итекләрен сала алмаганын аңлый. Аның аяклары өшегән була. Бәхетенә күршеләре керә һәм хастаханәгә салалар. Аның ике аягын да тубыктан кисәләр.

Кешеләр хакимиятне гаепли – аның авыр хәлдә икәнен белгәннәр, әмма ярдәм итәргә теләмәгәннәр. Чиновниклар инвалидлыкны рәсмиләштерергә кушалар, шул очракта гына ярдәм итәчәкләрен әйтәләр. Ефимов инвалидлыкны рәсмиләштерә, әмма ташламалар белән барыбер файдалана алмый. Бистә башлыгы Яков Елисеев әйтүенчә, инвалидны башка йортка күчерү мөмкин булмый, чөнки аның йорты аварияле дип танылмаган, ди ул. Аннары ул аның үзен гаепли – эчеп шул хәлгә үзен үзе төшергән ди. Ә башка йортка күчерү мөмкин түгел – бистәдәге барлык йортлар да шундый хәлдә.

Мирның улы бар икән, әмма ул эчеп йөргән өчен аталык хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Өстәвенә, улы үзе дә инвалид икән. 

Прокуратура йорттагы җылылыкны өзү законсыз дип тапкан. Шулай ук хакимият йортны аварияле дип табып, анда яшәүче кешене күчермәгән, ремонт белән булышмаган дип гаеплиләр. Җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100