Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ягулык бәясе тагын артты

news_top_970_100

Ягулык бәясе тагын артты. Бензин бәяләренең Россиядә беркайчан да бу кадәр кыйммәт булганы юк иде әле. Россиянең көньягындагы кайбер төбәкләрендә кайбер АЗСларда ягулык бөтенләй юкка чыккан. «Российская газета» литрын 70 сумга сатып алырга әзер булырга өнди. Арзан бензин бүтән булмаячак, дигән басма.

8 сентябрь көнне генә Татарстанстат ягулык бәясенең артуы хакында хәбәр иткән иде. Бер атна эчендә дизель ягулыгы 0,5 процентка, бензин 10-23 тиенгә артты, диелгән иде. Иң күбе дизель ягулыгы арткан – уртача 57,74 сумга җиткән иде (плюс 0,5 процент). АИ-92 49,14 сум, АИ-95 — 53,38, АИ-98 64,68 сум булды.

Аннан алдарак ягулык кисәк кенә 2,5 процентка арткан иде инде.

Бүген дизель ягулыгы 1,4 процентка артуы хакында хәбәр ителде – аның тоннасы 71047 сум булган, дип хәбәр итә Санкт-Петербург биржасы. АИ-92 0,99% процеентка артып, тоннасы 67 602 сум булган. АИ-95 бераз, 0,52% процентка кимегән – 76 395 сум.

Россиянең энергетика министры Николай Шульпинов әйтүенчә, Россиядә ягулык базарында хәл катлаулы булуның ике сәбәбе бар – валюта курсы һәм кайбер нефть эшкәртү заводларының планнан тыш тукталып калуы.

Министр «Россиянең көньягында махсус рәвештә дефицит тудыручы гадел булмаган сатып алучылар» бар икәнен әйтә. Кайбер сатучылар, бензин юк, дигән булып, заправкаларны япканнар, дип яза РИА Новости. Министр әйтүенчә, илдә җитәрлек бензин бар. Шулай ук чит илгә «соры схемалар аша» бензин сатучылар да бар икәнлеге ачыкланган, министрлык алар белән күрешә. Алар илдә сатылачак ягулыкны чит илгә сата икән.

Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев белдерүченчә, әгәр хәзер аграрийларны ягулык белән тәэмин итмәсәләр, «катастрофа булачак». Ул шулай дип белдерде генә – тагын бер тапкыр бензин артты.

Бензин бетмәсен өчен, кайбер ягулык компанияләре «бакка гына» сата башлаган. Ягъни канистрга, зур савытларга сатып алырга теләүчеләргә бензин бирмәскә мөмкиннәр.

Бензин сатучы АЗС хуҗалары әйтүенчә, хакимият таләп иткән бәяләр белән сату итү табыш китерми, шул сәбәпле АЗСларны ябалар икән.

Татарстанда газ ягулыгын җитештерү үсеше программасы әзерләнә, дип хәбәр иткән иде Татарстанның сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Марат Миңнебаев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100