Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ядрә чигәсенә кергән». Авыл урамында уйнап йөрүче кыз баланың башына атканнар

news_top_970_100

23 июньгә каршы төндә Екатеринбург хастаханәсенә Түбән Синячиха авылында яшәүче 11 яшьлек кызны алып киләләр. Урамда йөргән чакта кемдер баланың башына ата. Ядрә кызның чигә өлешенә керә. Якынча белешмә буенча, травматик пистолеттан атканнар. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Кыз күп балалы гаиләдә төпчек сабый. Авыл халкы аларны бары яхшы яктан гына искә ала. Әтиләре икмәк таратып йөри, әниләре икмәк пешерүче булып эшли.

Фаҗига булган кичтә кыз бала дуслары белән урамда уйнап йөри.

«Мин эштә идем. Кызым дуслары белән урамда уйный, әтиләре өйдә. Аннары шартлау тавышы ишетәләр. Дус кызларның берсе безгә килеп әйткән. Кызым урамда кан эчендә ята. Ирем аны машинага утыртып хастаханәгә алып киткән», – ди әни кеше.

Табиблар баланы өлкә үзәгенә илтергә кирәген шунда ук аңлый. Төнлә кызны вертолет белән Екатеринбургка илтәләр. Хәле стабиль катлаулы дип бәялән, аңа операция ясаганнар.

«Табиблар аңа ясалма сулыш алдыру җайланмасы куйды. Төнге өчләрдә гематомасын алдылар, ядрә башында калды. Әлегә аңа тияргә ярамый», – дип әни кеше.

Әлегә бу кызга аткан кеше ачыкланмаган. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100