Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ядрә битендә калды». Урамда уйнап йөргән балага мылтыктан атканнар

news_top_970_100
«Ядрә битендә калды». Урамда уйнап йөргән балага мылтыктан атканнар
https://pixabay.com/

Пушкин шәһәрендә 5 майда 12 яшьлек баланы пневматик пистолеттан атып яралаганнар. Ядрә аның битендә калган. Бу турыда "Комсомольская правда" яза.

6 сыйныфта укучы малай иптәшләре белән бергә балалар мәйданчыгында уйнап йөри. Кич җиткәч, алар өйләренә таралышырга җыена, шул чакта атуга охшаган тавыш ишетәләр. 

Башта ни булганын беркем дә аңламый, 6 сыйныфта укучы малай битен тотып җиргә егыла. Балалар ярдәмгә өлкәннәрне чакыра. Алар полициягә һәм ашыгыч ярдәмгә хәбәр итә.

2009 елда туган баланы Пушкин Район үзәк хастаханәсенә илтәләр. Аны атып яралаганнар. Ядрә баланың битендәге йомшак тукымаларга кысылып калган. Ядрә 4,5 мм калибрлы пневматик коралныкы булуы билгеләнгән. 

Бала хәзер хастаханәдә, аның тормышына куркыныч янамый. Табиблар ядрәне алган, ул тормыш өчен әһәмиятле органнарга зыян китермәгән.  

Урынга килгән полиция хезмәткәрләре "снайпер"ны эзли, ишегалдындагы кешеләр фатир тәрәзәсен күрсәтә. 

Күршеләре сүзләренчә, анда бер малай яши, ул пневаматик коралы белән еш кына мактана. Полиция хезмәткәрләре гаепле кешене тиз ачыклый. Ул сигезенче сыйныфта укучы малай, 2007 елда туган. 

Бу малай балконда торган килеш атуын әйтә, пневматик пистолетны корганда шулай килеп чыгуын сөйли. Беркемгә дә төзәмәвен, пистолетны тикшергәндә, очраклы атып җибәрүен әйтә. 

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100