Ядкәр Хәбибуллин: «Бала карауның авырлыгы юк, телефон атасың – бала ашамый да, эчми дә»
Ядкәр Хәбибуллин Арча районы Яңа Кенәр авылында концерт вакытында хәзерге замана турында кызык итеп сөйли.
«Без яшь чакта эшне калдыра торган 2 әйбер бар иде. Берсе – көнбагыш, икенчесе – телевизор. Тишек носки күрсәләр, «нәрсә, телевизорыгыз бар мәллә?» дип сорыйлар иде. Телевизор карап утырып, носкиен ямамаган, дигәнне аңлата. Элек носкиларны ямыйлар иде бит. Хәзер генә чыгарып атабыз.
Хәзер эшне, вакытны ала торган әйбер – телефон, Интернет. Элек эшкә китә идең – сине эзләүче дә юк, шалтыратучы да юк. Хәзер минут саен «син кайда» дип шалтыраталар. Дөнья үзгәрде, яшьләр үзгәрде – көн буе телефонда утыралар. Алай дисәң, әбиләр дә утыра. Пирог пешермиләр, носки бәйләмиләр, алар да Интернетта утыра. Борчылмагыз, заманы шундый! Мин үзем дә шулай! Интернетта утырам.
Мин шаккатам – 2 яшьлек бала, ул да Интернетка керә белә. Салават әйтә бит: «Бала карауның бер авырлыгы юк, – ди. – Телефонны атасың да – бала шунда: ашамый да, эчми дә, т...мый да». Яшьләр сорый: «Ядкәр абый, син 2 яшьтә нишли идең соң?» – диләр. «Комлыкта ком ашаганмындыр инде», – дигән идем. «Әйтәм аны, комың коела»,– диләр. Сикереп тә карыйм – бер комым да коелмый. Бозлавыкта әйбәт инде ул синнән артта барган кешегә – таеп егылмый.
Яшь бара, дуслар. «Яшьлек килә дә китә, картлык килә дә кала», – дип язган Илдар Юзеев. Ну бит китәсе килми әле, дуслар. Сәхнәдән китәсе килми, шушы тамашачылардан аерыласы килми. Сәхнә бит ул яшьлекне ярата, матурлыкны ярата. Шуңа күрә бер яшь җырчыбызны чакырыйк әле», – дип, ул Азат Фазлыевны чакыра.