Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ядегәр авылы кызы хәрби операциядә һәлак булган сөйгәненә шигырь багышлаган

news_top_970_100
Ядегәр авылы кызы хәрби операциядә һәлак булган сөйгәненә шигырь багышлаган
социаль челтәрләр

Кукмара районы Ядегәр авылы кызы Фирүзә Бәшәрова махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган сөйгән егете Нияз Гыйльмановка атап шигырь язган. Аны «Хезмәт даны» газетасы «ВКонтакте» челтәрендә тәкъдим итә.

«Ак күбәләк керде төшләремә,

Килеп кунды көмеш йөзеккә.

Ап-ак иде аның канатлары,

Нур бөркелде әле, исемдә.

Канатларын салмак кына җилпеп,

Очып үтте өйнең түрләрен.

Әйләнепләр торды баш очында,

Җилкәсенә кунды әнкәңнең.

Тыңлап торды ипләп сөйләшкәнне,

Аңлагандай, безгә күз салды,

Аннан очты, канатларын җилпеп,

Саубуллашты кебек тоелды.

Ак күбәләк керде төшләремә,

Әллә инде чыннан син идең?

Минем күңел сизә әле һаман,

Син бит янәшәмда йөрисең…»

«И балакайлар. Икесе дә миндә укыган балалар. Ниязның урыны оҗмах түрләрендә булсын. Әти-әнисенә, Фирүзәгә сабырлыклар. Бик акыллы, сабыр егет иде. Гомерләре кыска булган шул балакайның», – дип комментарий калдырган Фирүзә белән Ниязның укытучылары Гөлнара Мөбәракова шигырь янында.

«Бу баланың әтисенең исемен языгыз әле. Барлык мөселманнар дога кылырлар, рухлары шат булсын, урыннары фирдәвес җәннәтләрендә булсын»;

«Түземлек сезгә. Балалар гына бит әле. Урыны оҗмахта булсын, шуның өчен үстергән балалар түгел иде бит...»;

«И Аллам, бу матур кызга, әти-әнисенә сабырлык бир», – дигән комментарийлар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100