news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ябышкак сумалага төшеп китте». Бала мазут чокырында батып үлгән

news_top
«Ябышкак сумалага төшеп китте». Бала мазут чокырында батып үлгән
Фото: https://chr.sledcom.ru/

Чечня Республикасының Наурский районында үсмер малай мазутта батып үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Балалар битум сумаласы тутырылган чокыр янында уйный. Чокыр өстендә битум каткан була. Малайлар шуның өстендә йөри.

Кич белән малайлар сулык янына китә. Алар ташландык участок янында туктала. Шунда кечкенә генә күлгә охшаган сәер урын күрәләр. Аның эчендә кара субстанция була, өслеге катып тора. Нефть калдыкларыннан торган бу күлләвек өстендә балалар уйнарга керешә.

Бер мизгелдә 14 яшьлек малай мазутның каткан өлешеннән ябышкак сумала өстенә егыла һәм бата башлый. Дуслары берничек тә ярдәм итә дә, батучы малайны коткара да алмый.

Мәрхүм баланың мәетен махсус техника белән генә алалар. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар