news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ябыкканда авырлык туктап калса, нишләргә?

Ябыкканда авырлык туктап калса, нишләргә?

news_top
Ябыкканда авырлык туктап калса, нишләргә?
Ябыгу диетасында утырганда кайвакыт авырлык туктап кала һәм аны урыныннан берничек тә кузгатып булмый. 

Моның сәбәбе нәрсәдә?

Medik-forum.ru порталы бу сорауга җавап язган.

1. Бер үк куәттәге физик тренировкалар уздыру авырлык катып калуның сәбәбе булырга мөмкин. Айдан айда, елдан елга гел бер үк төрле авырлык белән күнегүләр ясыйсыз икән, авырлыгыгыз туктаячак, дип кисәтә экспертлар. Шуңа да күнегүләрне даими рәвештә төрләндереп торырга кирәк.

2. Калорияләрне контрольдә тотудан туктау. Артык авырлыктан котылу өчен, кеше кулланганнан күбрәк калория яндырырга тиеш. Моның өчен исә күпме калория ашаганны төгәл санап бару кирәк.

3. Тренировкадан соң һәм тренировкага кадәр дөрес ашамау. Спортзалга ач карын белән барырга ярамый, чөнки тренировкалар өчен энергия кирәк. Ә тренировкадан соң файдалы ризык мышцалар эшчәнлегенә ярдәм итә.

4. Утырып тору. Атнасына берничә тапкыр спортзалга йөрим дип, башка вакыт гел утырып тору авырлык кимүенә китерми. Һәрвакыт хәрәкәтләнергә кирәк, алайса хәтта спорт та кирәкле нәтиҗәгә китермәячәк. 

5. Су җитмәү. Су артык авырлык белән көрәшү өчен кирәк. Әгәр сез кирәкле кадәр су эчмисез икән, димәк, тора-бара күбрәк кирәкмәгән калория ашаячаксыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар