Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ябыккан вакытта яшелчәләрне ничек дөрес кулланырга?

Белгеч фикеренчә, ябыгу вакытында бәрәңге һәм кукуруздан баш тартырга кирәкми.

news_top_970_100
Ябыккан вакытта яшелчәләрне ничек дөрес кулланырга?
pixabay.com/ru

Хәтта ябыгу вакытында да, кешенең туклану рационында төрле калориядәге яшелчәләр булырга тиеш. Ябыккан вакытта бәрәңге һәм кукуруз ашарга ярамый диюләре уйдырма. Бу хакта эндокринолог һәм диетолог Олея Гуровага сылтама белән «Звезда» басмасы яза.  

Белгеч әйтүенчә, яшелчәләрне шартлы рәвештә өч төркемгә бүләргә була: югары калорияле, уртача калорияле һәм түбән калорияле. Беренче төркемгә: бәрәңге, кукуруз, икенчесенә: кишер, чөгендер, кабак, болгар борычы, өченчесенә: кыяр, помидор, баклажан, кәбестә, салат яфраклары, яшел үләннәр керә.

«Калориясе югары һәм түбәнрәк булган яшелчәләр бар. Әмма кешегә тегесе дә, монысы да кирәк, алар хәтта ябыгучы кешеләргә дә файдалы. Чөнки һәр яшелчәнең үзенең витаминнары һәм туклыклы матдәләре бар. Әгәр кеше авырлыгын киметергә тели икән, югары калорияле яшелчәләрне нинди күләмдә ашауга игътибар итәргә кирәк», — диде Гурова. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100