Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ябык табутта җирләделәр». Бай егет сөйгән кызын үтергән дә коттеджга ут төрткән

Мәетне алып чыгучы ир-атлар видеокамера каршында диярлек туктап ял итә.

news_top_970_100
«Ябык табутта җирләделәр». Бай егет сөйгән кызын үтергән дә коттеджга ут төрткән
Тикшерү комитеты

Вологда шәһәрендә яшәүче 23 яшьлек кызның мәетен Лисицино авылында янгыннан соң калган коттедж хәрабәләре арасында табалар. Тикшерүчеләр кызның үтерелгән булуын, аннары өйгә ут төртүләрен ачыклый. Җинаятьтә шикләнеп коттедж хуҗаларының Тимур исемле улын тоткарлыйлар. Мәрхүмә кыз Тимурның сөйгәне була. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

27 яшьлек Тимурны тоткарлыйлар, «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачыла.

Җинаять янган коттеджда булмавы ачыклана. Тимур Вологда шәһәре үзәгендә фатирда яши. Тикшерүчеләр шунда бара һәм кан тапларын таба.

Видеокүзәтү камералары язмаларын тикшергәч, подъезддан мәет алып чыккан кадрлар табыла. Көпә-көндез ике ир-ат тыныч кына зур төргәк күтәреп алып чыга. Узып баручы күршеләр исә берни дә аңламый. Эт нидер сизенеп, беразга тукталып кала. Мәетне алып чыгучы ир-атлар видеокамера каршында диярлек туктап ял итә. Аннары алып чыгып китәләр.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, мәет берничә сәгать Тимурның фатирында яткан булуы ихтимал. Хәзер аңа мәетне алып чыгарга ярдәм итүче кешен ачыклыйлар. 

Тимур исә шактый бай ир белән хатынның улы, ни белән шөгыльләнгәне дә билгесез, хәерче түгел. 109 квадрат метрлы фатирда яши. Социаль челтәрләрдә үзенең ялангач өсле фотоларын урнаштыра. 23 яшьлек Настя аның сөйгән кызы була.

«Яшь мажор кызны көнчелектән үтергән», дигән версия бар. Кызны ябык табутта җирләгәннәр. Тимурга гаепләү белдерелгән, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100