Дилбәр бүген бәхетеннән балкый – ул ир хатыны булды! Ап-ак матур күлмәк, кунаклар, ә иң мөһиме – янәшәсендә сөекле кешесе.
Илнур белән алар ярты ел чамасы элек танышты. Озын буйлы, чибәр егеткә тиз гашыйк булды ул. Өстәвенә, үз фатиры да бар, Дилбәр туйга кадәр үк шунда күченгән иде инде. Ә кызның артыннан ничек матур йөрде ул! Тик әти-әнисе генә Дилбәрне артык ашыгып кияүгә чыкмаска кыстады.
«Кызым, гаилә тормышы белән яшәргә өлгерерсең әле. Әзрәк үзең өчен яшәп, күңел ачып кал, ичмасам...» – диде әнисе.
«Әни, мин Илнурсыз берни дә теләмим. Үлеп яратам мин аны...» – дип хыял канатларында очты Дилбәр. Беркемне дә ишетергә теләмәде, үз туксаны туксан булды.
Башта аларның мөнәсәбәтләре бик яхшы булды. Тик берсендә, кунактан кайткач, аларның тигез җирдә диярлек тавыш чыкты. Дилбәр Илнурның бер дустына ничектер башкачарак караган икән.
«Сине андыйдыр дип уйламаган идем», – диде Илнур ачу белән.
«Илнур, ни сөйлисең? Ничек ул «андый»?» – диде Дилбәр аңламыйча.
Илнур Дилбәр янына очып килде дә яңагына сугып җибәрде. Дилбәрнең идәнгә егылуы да борчымады аны. Илнур курткасын эләктереп алды да урамга чыгып китте. Бераз суынгач, ярты сәгать чамасы узгач, кире керде. Дилбәр ваннада иде. Бите ут кебек яна, яңакларыннан күз яше ага. Илнур нәрсә майтарганын аңлагандай, кызны кочып алды.
«Җаным, гафу ит мине. Үзем дә аңламый калдым бит. Мин сине бик яратам, көнләшүдән күзем томаланды», – дип гафу үтенде Илнур.
Ул вакытта Дилбәр Илнурны кичерде. Ул аңа башын югалтып гашыйк иде, шуңа да мөнәсәбәтләренә алсу күзлекләрдән карады.
Туйдан соң Илнур, әкренләп, Дилбәрнең дус кызларын үзләренең йортыннан читләштереп бетерде. Янәсе, дусларының уенда гел күңел ачу, кәеф-сафа кору, ә кияүдәге Дилбәргә бу турыда инде онытырга вакыт.
Дилбәр иреннән качып-посып кына дус кызлары белән телефоннан сөйләште. Ул иренең дус кызларына карата фикере белән килешмәде, әмма Илнур белән юкка-барга талашасы да килмәде. Илнур белән өйләнешкәндә, Дилбәр институтны тәмамлаган гына иде. Аның дус кызлары рәхәтләнеп типтереп яши, егетләр белән очрашуларга йөриләр, клубларга йөриләр. Әмма ул вакытта Дилбәр иртә кияүгә чыкканына тамчы да үкенми иде әле.
Илнур аңа аралашырга рөхсәт иткән бердәнбер кеше – ул иренең апасы Алсу иде. Дилбәр Алсуның аны яратмаганын бик яхшы белә, аны энесенә лаеклы пар дип санамады. Аларга кунакка килгәч, сорап-нитеп тормый, шкафларын ачып карый, актарына һәм Дилбәрне «начар хуҗабикә» дип сүгә. Дилбәр акылга утырмаса, Илнур аннан да яхшырак хатын табып, чыгып китәргә дә мөмкин, дип куркытырга ярата. Алсу килеп киткәннән соң, Дилбәр еш елый иде, иреннән «апаң башка килеп йөрмәсен әле» дип сорый иде, тик Илнур киресен сукалады.
«Апаның киңәшләренә колак салсаң, зыянга булмас. Ул безнең өчен яхшылык кына тели», – дип, апасын яклады.
Илнур Дилбәрнең эшләвен дә теләмәде.
«Сиңа нәрсә җитми? Акча бар. Өйдә генә утыр, җыештыр, пешер, мине эштән көт», – диде хатынына.
Ә педагогия институтын укып бетергән Дилбәр балалар белән эшләргә хыялланды. Әле тагын үз баласы турында да хыялланды, тик менә, нишләптер, авырга гына уза алмый.
Беркөнне эштән кайткач, Илнур «ялга диңгез буена барабыз» диде. Дилбәр сабый бала кебек сөенде, аның әле диңгезгә барганы юк иде. Хәзер ул бөтен вакытына ялга әзерләнеп уздырды. Әмма ялга китәр алдыннан берничә көн кала, Илнур алар белән бергә апасы Алсуның да барасын әйтеп шаккатырды.
Дилбәр тәмам аптырады, югалып калды. Ул иреннән ялга икесе генә баруны таләп итә башлады. Ә соңыннан түзмәде:
«Я мине, я апаңны сайла», – диде.
Шул вакытта Илнур ярсып китте, хатынын чәчләреннән йолкып тотты да мендәргә каплады. Дилбәр ычкынырга теләп тыпырчынды, суларга һава җитмәде. Авырту көчле булмаса да, куркуы бик көчле булды. Ә Илнур исә хатынына акыруын дәвам итте.
«Син, хәчтерүш, әле миңа нәрсә эшләргә кирәген өйрәтмәкче буласыңмы? Кем соң син?!» – дип кычкырды Илнур.
Дилбәргә тагын бер мизгелдән тыны бетеп үләр кебек тоелды, ул сулый алмый башлаган иде инде. Илнур аны җибәрде. Берни булмагандай диванга барып утырды, пульт алды да телевизор кабызды. Дилбәр идәнгә шуышып төште. Илнур хәтта гафу үтенергә дә уйламады. Һәм, нишләптер, шул мизгелдә Дилбәр бу хәлләрдә үзен гаепле итеп тойды.
«Илнуркаем, гафу ит мине, мин хаклы булмадым...» – диде ул.
«Бар, үзеңне тәртипкә китер», – диде Илнур, хатынына борылып та карамыйча.
Шуннан башлап, Илнур хатынын бик еш кыйный башлады. Дилбәр тиешенчә җавап бирмәсә дә, кичке ашка пешергән ризыгы ошамаса да, урамдагы берәр узгынчыга дөрес карамаса да, аны өендә проблемалар көтә иде. Илнур да ахмак түгел, ул биткә сукмаска кирәклеген бик яхшы белә. Күгәргән эзләрне Дилбәрнең әти-әнисе күрергә һәм кирәкмәгән артык сораулар бирергә мөмкин иде. Илнур өчен читтән караганда гаиләсенең идеаль булып күренүе бик мөһим. Ә ябык ишекләр артында нәрсә майтарылуы Дилбәр белән икесеннән башка беркемгә дә кагылмый. Илнур хатынын мыскыл итеп һәм кыйнап ләззәт ала иде. Хәзер ул аны түшәктә дә кыйный башлады... Илнур хатынын газаплап, җәзалап рәхәт таба иде. Моның нормаль күренеш булуына хатынын да күндерергә тырышты.
«Бу – шундый уен. Авыртудан да ләззәт алып була», – диде Илнур.
«Миңа барыбер ошамый, Илнур, мин башка болай булдыра алмыйм...» – дип елады Дилбәр.
Ә берсендә Дилбәр бу хакта Илнурның апасы Алсу белән сөйләшеп карарга уйлады. Хатын-кыз буларак аңлар, дип уйлады. Илнурның садистлыгы дөрес түгел, моны нәрсә дә булса эшләтергә кирәк, диде. Алсу аны игътибар белән тыңлады, хәтта хәленә кергән кебек тә булып кыланды. Дилбәрнең бу хәлләрне үзгәртеп буласын өмете уянып алды. Тик Илнур кайтып керүгә, бусагадан ук, Дилбәрнең йөзенә йодрыгы белән китереп сукты. Бу сугудан башы икегә ярылгандай тоелды Дилбәргә. Илнур аның гәүдәсенә иелде, Дилбәр барысын да тонык кына күрде, башы миңгерәгән, күз аллары караңгыланган иде. Дилбәр Алсуга зарланган өчен, Илнур аны әллә нинди пычрак сүзләр белән ачуланды. Дилбәр көч-хәл белән идәннән күтәрелде, күз алдында барысы да йөзә, җүнләп берни күрми, ишекне ачты һәм чыгып китәргә теләде. Илнур моны күреп алды да хатынын чәченнән йолкып тотты һәм кире өстерәп алды.
«Кая җыендың әле?» – дип кычкырды.
Дилбәр, авыртуына чыдый алмыйча, елый-елый кычкырды.
«Мин китәм, башка болай яши алмыйм. Син авыру, сиңа дәваланырга кирәк!» – дип такмаклый-такмаклый, булдыра алганча кычкырды хатын.
Илнур бу юлы артыгын кыланып ташлаганын аңлады. Дилбәрне диванга яткырды, туңдыргычтан боз алып килеп, битенә куйды. Хатыны янына утырды, тагын гафу үтенеп ялына-ялвара башлады.
Әти-әнисенең дә Дилбәргә сораулары күп иде. Кызлары бер дә бәхетле хатын кебек күренми. Кунакка да сирәк килә, күбрәк телефоннан гына аралашуны кулай күрә. Әти-әнисе Дилбәрнең нишләп эшкә чыкмавы белән дә кызыксынды, юкса һөнәрен бик ярата иде бит. Тик Дилбәр елмая гына.
«Минем эшем – иремне карап, тәрбияләп тору», – дип кенә сүзне төгәлләп куя иде
Дилбәр кулындагы күгәргән эзләрне озын җиңле кофталары белән яшерергә тырышса да, әнисенең берничә мәртәбә күргәне булды. Дилбәр «бәрелдем» дип кенә котыла иде. Илнур турындагы сүзләрне гел кирегә борырга тырышты.
Ә соңыннан Дилбәр балага узды. Илнур исә, «әлегә миңа бала кирәкми, аборт ясат» диде. Дилбәр исә баланы калдырырга үтенде, бары тик бала гына аларның мөнәсәбәтләрен үзгәртә, төзәтә ала дип, чын күңелдән ышанды хатын. Балага узгач, Илнур кыйнамас, дип уйлады. Ләкин Илнур өзмәде дә куймады – абортка кыстады.
«Аборт ясат!» – дип кенә кычкырды.
Беркөнне Илнур эштән кайткач, Дилбәрнең өйдә булмавын, чыгып киткәнен аңлады. Әйберләрен җыйган, өстәлдә балдагын калдырган, телефонын сүндергән иде. Дилбәр, иренең аны болай тиз генә җибәрмәячәген һәм кире кайтарырга тырышачагын да белде. Беренче эш итеп аның әти-әнисе янына барачагын да белә Дилбәр. Хатынның ызгыш-талашны өеннән чыгарасы, чит-ятка сиздерәсе, үз проблемаларына әти-әнисен катнаштырасы килмәде. Дилбәр әнисенә шалтыратты, артыгын сөйләп тормыйча гына, «Илнур белән бераз аерым яшәп алырга кирәк» диде. Дилбәр дус кызында яшәп торачагын һәм телефонының сүнгән булачагын әйтте.
Илнур тәмам котырынды. Күндәм хатыны баш күтәргән һәм качкан, ә Илнур аның кайда икәнен дә белми. Ул хатынын таныш-белешләре, дуслары аша эзләде, тик алар барысы да килешеп куйган кебек «Дилбәрнең кайдалыгын белмибез» диделәр. Әйтерсең, бөтен дөнья Илнурга каршы иде.
Берәр айдан артык вакыт узгач, Илнур Дилбәрне тапты. Дөресрәге, аны урамда очраклы гына Алсу күреп алган, янына килмәгән, ә яшеренеп кенә артыннан барган, Дилбәр подъездга кереп киткәч, энесенә шалтыраткан. Илнур ярты сәгатьтән килеп тә җитте. Хатыны яшәгән фатирны табу берничә минутлык эш булды. Дилбәр институтта бергә укыган дус кызында яши иде.
Дилбәр ишекне ачып җибәргәч, Илнурны күрермен дип башына да китермәгән иде. Аны туктатырга тырышты, тик орчык кадәр хатын-кыз белән өрлектәй гәүдәле ир-атның көчләре тигез түгел иде шул. Башта Илнур хатыныннан кире кайтуын үтенде.
«Җаным, мин үзгәрдем, теләсәң, психологта дәваланам. Кире кайт инде», – тезләнепләр сорады.
Дилбәр урындыкта утырып тора иде, куркуыннан тез буыннары дер-дер калтырады. Бер мизгелдә Илнур хатынының кире кайтырга теләмәвен аңлады һәм бөтенләй акылыннан шашкандай булды. Дилбәрне чәчләреннән умырып тотты да караватка ыргытты. Күрәсең, Дилбәрнең әле дә булса аның хатыны икәнен, аның милке икәнен һәм аны теләсә нишләтергә хокуклы икәнен исбатлыйсы килгәндер. Ләкин хәзер Дилбәр үзе генә түгел, аның карынында тагын бер җан яралып килә иде. Баласын саклар өчен, ул карыша башлады, һәм бу – Илнурны тагын да ярсытты гына, ул нишләгәнен тәмам белештермәс дәрәҗәгә җитте.
Дилбәрнең аңсыз икәнен аңлап алгач кына кыйнаудан туктады ул. Хатынының сумкасын, телефонын алды да тизрәк фатирдан чыгып чапты. Дилбәрне берничә сәгатьтән соң эштән кайткан дус кызы тапты, аны «ашыгыч ярдәм» машинасында хастаханәгә алып киттеләр. Күп кан югалтса да, эчке әгъзаларына җитди зыян килсә дә, табиблар Дилбәрнең гомерен саклап кала алды. Баласын югалтты ул, һәм башка баласы була да алмаячак...
Илнурны берничә көн узгач кулга алдылар, тик гаебен генә танырга теләмәгән.
«Ул миңа хыянәт итте, әмма мин аны кичерергә һәм кире кабул итәргә әзер», – дип, барысын да ышандырырга тырышкан.
Дилбәрнең сөяркәсе булган, аны ул кыйнаган, дип ышандырырга теләгән.
Илнурны хөкем иттеләр. Ә Дилбәр ярты елга якын әти-әнисе йортыннан урамга да чыкмыйча яшәде. Хәзер ул кабат тормышка кайтырга, яши башларга өйрәнә, тик, иртәме-соңмы, Илнурның төрмәдән чыгачагын уйлап өне алына. Теге көнне башлаган эшен төгәлләрме ул, әллә Дилбәрне гомерлеккә үзеннән җибәрергә әзер булырмы?..