Гүзәл Галләмова: “Тормыш мәшәкатьләреннән арынып, ун көн газета-журнал укыйсы иде”
Лаеш районында яшәп иҗат итүче Гүзәл Галләмованың исеме укучыларга “Ялгыз көймә”, “Зәңгәр кыңгыраулар”, “Түз, йөрәк!”, “Ызандашлар”, “Күңелнең дә үлчәме бар” китаплары аша таныш.
– Гүзәл апа, сез күпләргә таныш. Социаль челтәрдә дә иҗатыгызны актив яктыртасыз. Шулай да сүзне сезнең белән танышудан башлыйк әле. Белүемчә, сез озак вакыт авыл мәдәният йортында эшләгәнсез.
– Мин үзем турында сөйләргә генә түгел, гомумән, күзгә артык чалынып йөрергә яратмыйм. Туганнан бирле Имәнкискәдә (Лаеш районы) үз җиремне яратып, бизәп, аны булдырганча олылап, кайгыртып яшим. 1500 еллык тарихы булган туган авылымда минем тамырларым бик тирәннән – һәрьяктан җиде буын әби-бабаларым төп Имәнкискәнеке. Нәсел-нәсәбемне өйрәнеп, ике шәҗәрә ясадым, өченчесен заказ биреп эшләттем. Әйе, мин 22 ел авыл мәдәният йорты ишеген ачып-яптым. Мәдәни эшчәнлек бик күпләргә шулай күренә дә бит ул. Ә инде мәдәният хезмәткәрләре хезмәте белән якыннан танышырга теләүчеләр булса, аларга «Зәңгәр кыңгыраулар» романын укырга тәкъдим итәм. Китап кибетләрендә дә, китапханәләрдә дә бар.
«Бухгалтер белгечлеге алсам да, күңелем гел иҗатта иде»
– Иҗатка, әдәбиятка ничек килдегез?
– Әнә шул, әлеге дә баягы «ишек гаепле» инде. Ябылды да, башка «ишек» ачарга туры килде. Тормышны, хезмәтне, Раббыбыз бар иткән бу гүзәл җиһанны ярату бик көчле, бик кирәкле сыйфат булуын беләм. Ябык ишек төпләрендә таптанып, кабатланмас кадерле гомерен бушка үткәрмидер яшәү мәгънәсен, ямен аңлаган кеше. Нинди генә хәлгә калганда да эзләнергә, мескенләнмәскә, тырышырга, ихтыяр көчен ныгытырга, үзеңне кызганмаска!.. Кодрәт иясе Үзе юл күрсәтә. Бары кыйблаң һәм калебең дөрес булсын, сабырлыгың җитсен, өметең җуелмасын!..
– Сез бер очрашуда журналист булырга хыялландым, дип әйттегез. Ни өчен бу хыялыгыз тормышка ашмады?
– Әйе, хыялым журналист булу иде. Сугыш чоры баласы, дүрт класс белемле әтием газеталарны сүз тәмен белеп укыды. Әтидән күреп, балачактан газета укырга яраттым. Хыялны беркемгә дә белдермәдем. Сораучы да булмады. Мин урта мәктәпне тәмамлаганда әти яман шеш белән авырый иде. Ялгыз калган әнигә якынрак булырга һәм каядыр укырга кирәк булган өчен генә Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем. Студент булуның өченче көнендә әтием мәңгегә күзен йомды. Бухгалтер белгечлеге алсам да, күңелем яшертен генә гел иҗатта иде. Мәдәният йорты мөдире булып эшли башлагач, һәр үткәреләсе чарага якын килеп, сценарийларны (ике дистә ел дәвамында) үзем яза килдем. Аларны соңрак өч җыентыкка туплап, китап итеп дөньяга чыгардым. Мәдәният йортында үткәргән чараларны район газетасында яктыртып барырга тырыштым. Әнә шулай журналистлык эзенә төштем. Үземнең дәвамым – кызымны татар журналистикасында укыттым. «Татарстан яшьләре», «Безнең гәҗит», «Шәһри Казан» газеталарында хәбәрче булып, күләмле мәкаләләр яздым. Каләм чарладым. Төп геройлар журналистлар булган роман яздым, ул әле басылмады. Яшьлек хыялым тормышка ашмады дип әйтә алмыйм.
«Әдәбиятка публицистика аша килдем»
– Китаплары иң күп сатылучы авторлар исемлегендә сез. Үз укучыларыгызны ничек таба алдыгыз?
– Зур рәхмәтлемен укучыларыма. Биш проза китабымны да яратып кабул иттеләр. Иҗатым буенча, социаль челтәрләрдән, почта аша да җылы хатлар алып торам. Иҗатыма игътибар, иң әүвәл, газетада басылган тирән эчтәлекле мәкаләләрем аша килгәндер дип уйлыйм. Әдәбиятка публицистикадан килдем. Укучыны мәҗбүр итеп укытып булмый. Бер генә җөмлә белән җавап биргәндә, йөрәктән йөрәккә күчкәндә, бу җиһанда беркем берни эзләми. Бар да үз юлы белән юллана.
– Үзегез нинди авторларның иҗатын яратып укыйсыз, күзәтәсез?
– Әйе, китап укырга яратам. Укып кына калмыйм, 2018 елдан бирле барлыгы ундүрт әдәби марафонда катнашып, каләмдәшләремнең иҗаты белән таныштыра, уртаклаша киләм. Аерып автор исемен атамыйм.
– Яшьләрне китап укымый, ди күпләр. Сез килешәсезме?
– Бу дөрес фикер түгелдер?! Әсәрләремә фикер белдерүчеләр арасында яшьләр күп булуына сөенәм мин. Татар әдәбиятын укыйлар! Әгәр Раил Гатауллин гамәлгә куйган, күпләр яратып көтеп алган әдәби марафоннарны күзәтеп барсалар, ялгыш фикер йөртмәсләр. Күзәтеп кенә калмыйча, китап-журналлар укып марафоннарда катнашсалар, дөньяви карашлары ачылыр иде дип уйлыйм. Ул нәкъ менә үсешкә юл бирүче проект.
«Иҗат эше - газаплы шөгыль»
– Аңлавымча, укучылар яратып кабул иткән «Зәңгәр кыңгыраулар»ның икенче кисәген дөньяга чыгару хыялы белән яшисез? Ул кайчанрак булачак?
– Төгәл әйтә алмыйм. Агымдагы ел ахырына чыгар дип уйлыйм. Әмма минем хыял беләсезме нидә, Ләйлә? Тормыш мәшәкатьләреннән ун гына көнгә булса да арынып, уку ләззәтенә чумып, яраткан газета-журналларымны озаклап рәхәтләнеп укысам иде, дим. Иҗат эше бар барлыгыңны ала торган газаплы бер шөгыль булуы мәгълүм. «Татарстан яшьләре»ндә актив хәбәрче идем. Күптәннән инде мәкаләләр язганым юк. Көннең 24 сәгать вакытын җиткереп булмый. Газета электрон булсын, кәгазьдә булсын – аларны укып, ил-көн белән бергәлектә булу кешене үсештә тота, камилләштерә. Матбугатка сусадым. Аңлаучы булырмы бу сүземне?..
– Үзешчән язучы булырга авырмы?
– Иҗатта профессиональ язучы да, үзешчән дә берүк хезмәт башкара – әдәби әсәр яза. Әлбәттә, һәр китап үзгә. Матур әдәбиятның матур һәм сыйфатлы булырга тиешлеген беләм. Әдәбиятта мәсләгем шул. Безнең буын совет заманы классик язучыларының китапларын укып үсте. Әсәрләрдәге идеология җәмгыять тормышы өчен кайгыртучанлык сыйфаты, җаваплылык тәрбияләде. Әйтеп үткән сыйфатлар кешенең белем дәрәҗәсеннән һәм нинди вазыйфа биләвеннән тормый. Туган илеңә, торган җиреңә, хак динеңә, газиз милләтеңә, милли әдәбиятыңа, әти-әниеңә, үз гаиләңә чын йөрәктән хөрмәт, җаваплылык я бар ул, я юк дәрәҗәсендә – нибары үз мәнфәгатьләреңне кайгырту өчен күз буярлык кына да була ала. Инде сорауга нык якын килеп җавап бирсәм, ягъни профессиональ һәм үзешчәнгә бүленгән икән, югарыдагысы түбәндәгесен санламаска мөмкин. Бу бүленүләр кемгәдер авыр тоеладыр. Әмма бу минем өчен бер дә гаҗәп түгел. Һәркем үз каланчасыннан торып фикерли. Ә каланчалар төрле биеклектә... Язучы укучы өчен яза. Китабыңны яратып укучылар күп икән, басыласы китабыңны көтеп алалар икән, димәк, хезмәтең кирәкле. Язучы өчен бу зур бәхет!.. Бу «бәхет» тусын өчен иҗади олы акыл хезмәте таләп ителә. Ә башкарган хезмәт кирәксез тәкъдиргә калса, ул бик ачы була. Теләгем изге: һәркемнең хезмәте татлы җимеш була күрсен, үзенә дә, халыкка да сөенеч китерсен. Сезгә дә шундый теләгем һәм рәхмәтем.