Россиядә галимнәр ябыгырга ярдәм итә торган махсус икмәк уйлап тапкан. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгына медицина фәннәре кандидаты, табиб-диетолог, терапевт, Туклану, биотехнологияләр һәм азык-төлек иминлеге буенча федераль тикшеренү үзәгенең иммунология лабораториясе хезмәткәре Татьяна Солнцева сөйләгән.
«Бу икмәкне безнең Туклану һәм биотехнологияләр федераль тикшеренү үзәгендәге хезмәттәшләребез Россия Фәннәр академиясе академигы Алла Кочеткова җитәкчелегендә эшләде. Аны чамасын белеп кулланганда, ул чыннан да тән авырлыгын киметергә ярдәм итә ала. Әлеге икмәкнең составы бик уңышлы», – дигән Солнцева.
Аның әйтүенчә, икмәк составына бөтен бөртекле һәм карабодай оны, шулай ук бета-глюканнар керә. Алар матдәләр алмашын яхшырта, метаболик синдром билгеләрен киметә, инсулинга каршы торучанлыкны (инсулинорезистентлыкны) азайта һәм эчке әгъзалар тирәсендәге висцераль май күләмен киметергә ярдәм итә.
«Нәтиҗәдә, бу – бик файдалы продукт. Ул тән авырлыгын киметү процессында ярдәм итә ала», – дип ассызыклаган диетолог.
Шул ук вакытта белгеч хәтта иң файдалы икмәкне дә чамадан тыш күп ашарга ярамаганын искәрткән. Аның сүзләренчә, кешеләр еш кына мондый икмәкне дә артык күп куллана. Нәтиҗәдә, файдалы матдәләр белән беррәттән күп күләмдә углеводлар да керә, бу исә киресенчә тән авырлыгы артуга китерергә мөмкин.