Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ябыгырга теләүчеләргә кайсы яшелчәләргә өстенлек бирергә кирәк?

Табиб-диетолог артык авырлыктан котылырга теләгән кешеләр өчен кирәк булган яшелчәләрне санап үтте.

news_top_970_100
Ябыгырга теләүчеләргә кайсы яшелчәләргә өстенлек бирергә кирәк?
pixabay.com/ru

Табиб-диетолог Наталья Пугачева артык авырлыктан котылырга теләгән кешеләргә кулланырга кирәк булган яшелчәләрне санап үтте. Бу хакта РИА Новости яза.

Аның сүзләренчә, төрле салатлар, бигрәк тә шпинат һәм сельдерей ябыгу өчен идеаль продукт булып тора. «Аларда клетчатка, фолий һәм аскорбин кислоталары күп. Моннан тыш, салатлар яфракларында калий күп», — дип сөйләде ул «Комсомольская правда»га биргән интервьюсында.

Файдалы матдәләрне яхшырак үзләштерү өчен, салатны аз гына үсемлек мае белән ашарга кирәк, диде табиб.

Ябыгырга ярдәм итә торган яшелчәләр арасында кәбестә, кыяр һәм чөгендер дә бар. Аларда калорияләр аз. Бу продуктлар ашкайнату эшчәнлегенә ярдәм итә.

Моннан тыш, диетолог рационга имбир, керән, суган һәм сарымсак та кертергә киңәш итте.

«Аларның һәркайсының үз үзенчәлекле файдалы компонентлары, биологик актив матдәләре бар, алар антисептик, антиоксидант үзлекләргә ия. Бу сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар өчен бик файдалы», — дип тәмамлады ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100