Ябыгучыларга ипидән баш тартырга кирәк. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итә.
Югары категорияле диетолог, табиб-эндокринолог Елена Щетинина сүзләренчә, ипине бөтен кешегә дә ашарга ярый! Хәтта диабет белән авыручыларга һәм ябыгырга маташучыларга да.
Белгеч сүзләренчә, ипидәге углеводларны санарга кирәк. Ашаган саен, теләк булса, бер кисәк ипи ашарга мөмкин, ләкин ябыгучыларга орлыклар кушып пешерелгән ипи алмау хәерле.
«Бу кисәкнең зурлыгы – 20-25 г. Ак ипидә 12 г углевод була. Кара ипидә шундый ук 12 г углевод, тик арыш оныныкы. Ул да югары сортлы, канда шикәр микъдарын арттыра», – ди табиб.