Ябыгыр өчен нинди боткалар ашарга кирәк?
Кайбер боткалар организмдагы майларны чыгара.
Дөрес тукланудан башка ябыгу мөмкин түгел. Рационда яшелчә, җиләк-җимешләр, ярмалар булырга тиеш. Артык авырлыктан арыну өчен нинди боткалар ашарга кирәк? Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.
Тары боткасы. Тары май туплануга каршы тора, аларны организмнан чыгара. Бу ярмадан пешерелгән ботка токсиннарны чыгару өчен файдалы, магний, фосфор, калий, күкерт, витаминнарга бай. Ярманы дөрес сайлаганда гына файдасы зур булачак. Тары бөртекләре ачык сары төстә булырга тиеш. Тары боткасы майлар алмашын җайга сала, начар холестеринны киметә, тән тиресе, тырнак һәм чәчләрнең сыйфатын яхшырта.
Карабодай боткасы. Карабодайдан башка ябыгу мөмкин түгел диярлек. Бу ботка анемиядән, В төркеме витаминнары җитмәүдән ярдәм итә. Карабодайда катлаулы углеводлар бар, алар акрын үзләштерелә һәм озак вакытка туклык хисе бирә.
Манный боткасы. Манныйны күпләр балачактан ук ярата. Бу ботка тәмле, баллы. Соңгы вакытта манный ярмасында буш калорияләр генә бар дип саныйлар. Манныйда калий, Е, В1 витаминнары дөгедәгегә караганда күбрәк. Бары тик глютен ярамаган кешеләргә генә манный ашау киңәш ителми. Ябыгырга телгәннәргә манныйны майсыз сөттә һәм шикәрсез пешерергә кирәк. Свежий һәм кипкән җиләк-җимешләр өстәү дә бик яхшы булачак.
Солы. Бу ябыктыра торган ботканы иртәнге ашка ашарга киңәш итәләр. Солы ярмасының составы бик файдалы: магний, фосфор, кальций, тимер, натрий, цинк, күп күләмдә клетчатка бар. Ябыгу өчен ярманы суда пешерергә кирәк, матдәләр алмашын көчәйтү өчен дарчин кушарга була. Шулай ук свежий җиләк-җимешләр дә артык булмас, тик банан һәм виноград салырга киңәш ителми.
Арпа боткасы. Арпа боткасы ябыгырга теләүчеләр өчен файдалы. Бай составы организмны барлык кирәкле әйберләр белән дә тәэмин итә. Бу ярмада фосфор бар, ул матдәләр алмашын яхшырта.
Перловка. Бу ярмада күп витаминнар һәм минераллар, лизин, коллаген эшләп чыгаруга җавап бирә торган файдалы аминокислоталар бар. Перловка пешкән вакытта күләмен 5 тапкырга арттыра һәм бу ярманы ул кадәр калорияле итми. Фигурага зыян килүдән курыкмыйча, күп порцияләр ашарга була.
Кукуруз боткасы. Кукуруз боткасы Россиядә артык популяр түгел. Ул йөрәк-кан тамырлары системасы һәм ашкайнату тракты сәламәтлеге өчен файдалы. Кукуруз боткасындагы аксымнарны организм тулысынча үзләштереп бетерми, калориясе дә түбән.