news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ябыгу сәбәпле үлем чигенә җиткән 14 яшьлек игезәк кызларның гомерләрен саклап калу өчен табиблар көрәшә

Мода агентлыгында кызларга ябыгырга кушканнар.

news_top
Ябыгу сәбәпле үлем чигенә җиткән 14 яшьлек игезәк кызларның гомерләрен саклап калу өчен табиблар көрәшә

Мәскәү табиблары анорексиянең катлаулы формасы белән авыручы ике игезәк кызны үлемнән коткарып калу өчен тырыша. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итә.

14 яшьлек Маша белән Даша модель булырга хыялланган. Модельләр агентлыгында аларга ябыгырга кушалар. Кызларның яңак сөякләре беленеп торырга тиеш дип әйтәләр. Кызлар ябыга башлый.

Ябыга торгач, балаларның авырлыгы 36 һәм 40 килога кала.

Мода күрсәтә торган дефиледан соң Маша белән Дашаны әти кеше хастаханәгә алып китә. Башта кызларны башта туган шәһәрләре Липецкида дәвалап карыйлар. Ләкин бер ай дәвалау нәтиҗә бирми. Шуннан соң кызларны Мәскәүгә алып киләләр. Хәзерге вакытта Маша белән Даша реанимациядә ята, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар