news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ябыгу өчен операция ясаткан Марсилә Искәндәрова: «Могҗиза юк икән»

news_top
Ябыгу өчен операция ясаткан Марсилә Искәндәрова: «Могҗиза юк икән»
Фото: Марсилә Искәндәрованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Популяр алып баручы Марсилә Искәндәрова, үзенең иң зур хыялын чынга ашырып, ашказанын кечерәйтү буенча операция ясаткан иде.

«Мин үземне белгәннән бирле ябыгам. Ябыгам да кире тазарам, ябыгам да кире тазарам. Балалар тапкан саен авырлыкны ташлавы кыенлашты. Икенче баламны тапканнан соң, ярты ел эчендә формама кайтам, дип планлаштырган идем. Тик, күрүегезчә, бу мөмкин булмады. Шуңа әлеге операцияне ясатырга карар кылдым», – дип сөйләгән иде Марсилә.

Алып баручы шушы берничә ай эчендә бик матурланса да, операция ясату белән генә могҗиза көтәргә кирәкмәгәнне искәртә. Марсилә сүзләренчә, операциядән соң да, үз өстеңдә көне-төне эшләргә, спорт белән шөгыльләнергә, массажлар алырга һәм туклануны контрольдә тотарга кирәк.

«Могҗиза юк икән. Мин моны чынлап әйтәм. Бүтән блогерларның көн-төн камыр ашап ябыкканнарына аптырый идем. Минем белән алай түгел. Үзеңнән дә бик күп тырышлык кирәк! Аппетит та барлыкка килә…

Сез дә мине тонуста тотарсыз инде, авырлыкны кире җыймаска...» – дип яза Марсилә Искәндәрова үзенең сторисларында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар