Фитнес-тренер Сергей Литовченко ябыгу өчен йөгерүгә караганда җәяү йөрүнең ни өчен нәтиҗәлерәк булуын сөйләгән. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Аның сүзләренчә, әгәр яңа гына башлаган кеше йөгерә башлый икән, ул аз калорий яндырачак, чөнки 1-1,5 әйләнә йөгерәчәк тә, шуның белән тренировка тәмам булачак. Шул ук вакытта кеше җәяү озаграк йөри ала, чөнки моның өчен физик форма кирәкми. Моннан тыш, адымнар санын даими арттырып торырга була, бу исә өстәмә йөкләнеш бирә. Спорт әзерлеге булмаган кеше көн саен 7-10 мең адым йөрергә сәләтле, дигән тренер.
Сергей Литовченко аңлатканча, физик әзерлеге яхшы булган кешеләргә ябыгу өчен йөгерү күпкә нәтиҗәлерәк ысул булып санала. Әзерлекле спортчы ерак араны уза һәм интенсив йөкләнешләргә түзә ала, бу энергияне актив сарыф итүгә һәм майлар яндыру процессы башлануга ярдәм итә.