«Ашавын үзгәртәбез, коктейль эчертәбез» – ябыгу марафоннары чыннан да ябыктырамы?
Хәзер блогерлар, җырчылар, артистлар – һәммәсе ябыгу марафоннары уздырырга кереште. Аларның кайсы файдага, кайсы зыянга эшли? Ябыгасы килгән кешегә ничек дөрес итеп сайлап алырга? Югалткан авырлыкны соңыннан ничек кире җыймаска? «Интертат» журналисты ябыгучы һәм ябыктыручы кешеләрнең фикерләрен барлады.
«Коктейльдә генә утыртмыйбыз, аны көнгә бер генә эчертәбез»
Зәмирә Рәҗәпова, «Яңа Гасыр» каналында «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруы алып баручысы:
– Моннан 5 ел элек, улым Данилны тапканнан соң, челтәрле бизнеска ябыгырга дип килдем. Шунда 13 килога ябыктым. Бөтен анализларым яхшырды, үземне яхшы хис итә башладым. Тән тиресе дә тартылды. Шушы проект аша челтәрле бизнеска килдем. Таныш-белешләр: «Ничек ябыктың?» – дип сорый башладылар. Шушы 5 ел дәвамында әлеге проектларны үткәрәм. Ничә тонна яндырганбыз икән бу вакыт эчендә, дип, бервакыт утырып санаган идек тә. Үзем генә түгел, менеджерларым да проектлар уздыра.
Ябыгу марафоннарының төгәл санын да әйтә алмыйм. Чөнки без аны ай саен башлыйбыз. 1 атналыгы, 1 айлыгы, 40 көнлеге, 2 айлыгы бар. Төрле кеше бар бит: кемгәдер 5 кило, кемгәдер 30 кило ташларга кирәк. Мәсәлән, 1 айлык программада 30 килограмм ташлап булмый, ә 5 килоны рәхәтләнеп ташларга була.
Әлеге марафонда ач тору дигән әйбер юк. Проект кысаларында ашыйлар. Безнең челтәрле бизнес продукциясе – коктейльдә генә утыралар, дигән фикер бар. Юк, коктейль көнгә 1 генә мәртәбә була. Ябыгырга дип, ашау тәртибен үзгәрткәндә, кешенең сәламәтлеге дә какшарга мөмкин бит. Гемоглобины төшәргә, тән тиресе салынып төшәргә, күзләр эчкә батарга, кирәкле матдәләре дә югалырга, яшерен чирләр чыгарга, мисал өчен. Ябыгу – уйнап сөйләшү генә түгел. Кеше матур итеп ябыксын өчен, без үз продукциябезне тәкъдим итәбез. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: безнең коктейль – ябыктыра торган дару түгел.
Безнең марафонда ябыгуның төп сәбәбе – дөрес туклану. Монда көнгә 5 тапкыр ашау кергән. Проектка керүчеләргә икенче көн өчен меню бирәбез. Хатын-кызларның калорийлары 1,5 меңнән узарга тиеш түгел. Безнең менюлар шуңа нигезләнгән. Көндәлек ризыклар – ит, балык, ярмалар, яшелчә, җиләк-җимешләр. Ни өчен май да ашарга кирәк, суның файдасы нидә, булгур ярмасы нәрсә ул – һәммәсен аңлатып бирәбез.
Катнашырга теләүчеләр элек күп иде, бер кергәндә 50шәр кеше кергән вакытлар булды. Хәзер – тотрыклы рәвештә 10 кеше. Аларны 5әр итеп 2 төркемгә бүләм, алай миңа контрольдә тотуы да җиңелрәк. Меню гына җибәреп калмыйбыз, көн саен нәрсә ашаганнарын сорыйбыз, алар фотоларын җибәрәләр бит. Моны диета гына түгел, «дөрес туклану мәктәбе» дип тә атар идем. Шушы марафонны үткәч, алар үзләренә гомерлеккә туклану сабаклары алалар, бездән башка да туклану режимын сайлый алалар.
Нәтиҗәсе булмаса, кеше дә килмәс иде. 40-50шәр килога ябыгучылар да булды. Ябыккач, кан басымы да нормальләшә, тән тиресе чистара, организм шлаклардан котыла. Ябыгу – билнең нечкәрүе генә түгел, сәламәтләнү дә ул. Туклану үзгәргәч, авыруларыннан котылучылар да күп.
Марафонның бәясе – 5140 сум. Бу акчага безнең челтәрле бизнесның продукциясе бирелә. Димәк, бу акчаны кеше безгә түгел, безнең кибеткә бирә.
«Ләйсән Гыймаева марафонында 6 килога ябыктым»
Гөлназ Хәбибуллина, «Интертат» журналисты:
– Соңгы вакытта төрле артистлар, блогерлар арасында ябыгу марафоннары оештыручылар күп. Яңа ел алдыннан 5 кило авырлыгымны ташлау зыян итмәс, дигән ният белән, мин дә шундый марафоннарның берсендә катнашырга уйладым. Әллә ничә блогерны карадым. Кайсы марафонда катнашу бәясе кесәгә суга, ә кайсында, әллә нинди ят ризыклар эзләп, шәһәрне әйләнергә туры киләчәк икән.
Барысын да яхшылап өйрәнгәннән соң, җырчы Ләйсән Гыймаева белән бергә ябыгырга булдым. Беренчедән, бәясе артык кыйммәт түгел, ниндидер символик бәя генә түләгәнем исемдә.
Икенчедән, марафон тренер һәм диетолог белән бергә үткәрелә. Өченчедән, оештыручылар чөгендер, кишер, алма, кыяр, помидор ише үзебез ияләнгән ризыклар белән, берничә атна эчендә шактый килограммнардан котылу юлларын тәкъдим итә.
Шулай итеп, марафон башланып китте. Безнең өчен ватсапта махсус чат ачтылар. Анда диетолог алдагы көн өчен меню, андагы ризыкларны әзерләү юлларын тәфсилләп язып җибәрә иде. Ә без, марафончылар исә, иртәнге, көндезге, кичке ашны һәм «перекус»ларны фотога төшереп, коллажлар ясап, шул чатка җибәреп бардык.
Ялгышмасам, атнага 3 тапкыр тренер белән онлайн күнегүләр ясадык. Ләйсән Гыймаева үзе дә безнең белән бергә ябыкты һәм күнегүләрне үзе дә залда тренер белән бергә ясый иде.
Нәтиҗәсе нинди булды соң? Беренче 2 атнада авырлык шундый әйбәт китте. Хәтеремдә, беренче атнада 3,5 килога, икенче атнада 2 килога ябыктым. Өченче атнада 1 килограммга кимедем. Диетаны физик күнегүләр белән беррәттән эшләү нык файдалы булды. Менюның да туклыклы, тәмле булганы исемдә калган. Мин үзем өчен әзерләгән ризыкларны өйдәгеләр дә бик яратып сыпырып сала иде. Артык мәшәкатьле ризыклар да әзерләми идек.
Тик мондый марафоннан соң да баллы, майлы ризыкларга ябырылырга ярамый. Кәнфит, тәмле печенье, камыр ризыкларына мөкиббән китүче кеше буларак, гөнаһларым күп булды һәм… 2 ай эчендә теге ташланган килограммнарның шактые кире кайтты.
Кыскасы, марафоннарда утырырга була. Тик белеп торыгыз: ихтыяр көче марафон барышында гына түгел, аннан соң да кирәк.
«Сәламәт организм май җыймый»
Айгөл Бабаева, нутрициолог:
– Ябыгу марафоннарының уңай һәм тискәре яклары бар. Уңай ягы – кеше бер төркемгә килеп эләгә, аның остазы була, мотивация барлыкка килә. Биредә ул ничегрәк тукланырга, калорийларын ничек яндырырга икәнен аңлый башлый.
Әмма марафоннарның минуслары тагын да зуррак. Беренчедән, алар кыска сроклы, күбесе 2-3 атналык. Ул вакыт эчендә кеше организмдагы суны гына чыгарып бетерә, әлеге сыеклык гади углевод ашау хисабына җыелып барган була.
Икенчедән, марафоннар калорий дефицитына нигезләнгән. Анда клиентның буе, авырлыгы, яшәү рәвеше, көн дәвамында күпме хәрәкәтләнүе исәпкә алынмый. Ә дөрес рацион менә шушы параметрларга бәйле рәвештә төзелергә тиеш. Әйтик, сиңа көн дәвамында 1700 калорий кирәк, ди, тик марафонда 1200не генә бирәләр. Тамагың туймагач, организм стресс кичерә башлый.
Нәтиҗәдә, марафонда ул 2-3 атна түзә дә, аннары кабат булочка һәм конфетлар ашарга керешә. Башта 3 килога ябыкса, соңыннан 6ны җыя.
Моннан тыш, марафонда кешенең башка диагнозлары да исәпкә алынмый: аутоиммун авыруы, үт куыгында ташлары, гастриты һ.б. юкмы, калкансыман бизе тәртиптәме? Клиентның анализлары – холестерин һәм инсулин күләмен дә тикшереп тормыйлар. Әгәр бу авыруларың бар икән, ябыгырга бер марафон да булышмаячак. Иң дөресе – организмны башта сәламәтләндерү, дөрес итеп туклана башлау. Сәламәт организм май җыймый, ул аны үзеннән-үзе яндырып бара.
«Үземнең марафонда БАДлар эчәргә кушмыйм»
Чулпан Мөслихова, диетолог, нутрициолог:
– Төрле марафоннар үткәрәм. Ябыгу, дөрес туклану буенча ай саен уза. Детокс, ягъни организмны чистарту, глютенсыз һәм сөтсез туклану марафоннары – 3 айга 1 мәртәбә. Марафоннарга сорау зур, кеше саны артып бара. Ләкин күп кеше алмыйм, чөнки һәрберсе белән аерым эшләргә кирәк бит. Катнашучыларның 60-70 %ы – бер марафоннан икенчесенә 3 ай буена кала торган кызлар. Нәтиҗәне тоту өчен шулай эшлиләр. Ә килүчеләрнең 30 %ы – яңа кешеләр. Марафоннарымның бәясе кыйммәт түгел – 390-1000 сум.
Катнашучыларны аерым ватсап төркеменә җыям, меню бирәм, дөрес туклану турында аңлатам. Кайсы ризык нәрсә өчен организмга кирәк, кайсы ризыкка өстенлек бирергә, физик йөкләмә, су эчү тәртибе – шулар турында мәгълүмат бирәм. Кызлар ашаган ризыкларын фотога төшереп җибәреп тора, сорауларын бирә, көн дәвамында алар белән аралашам. Ябыгу өчен аларга мин әйткән рационны, тулысынча ук булмаса да, 80 %ка үтәргә кирәк. Меню дөрес итеп сайланмаса, гормональ системага зыян килергә мөмкин, шуңа күрә рационга зур игътибар итәм.
Менюларны бөтен кеше дә ала алырлык азык-төлектән төзим. Кайбер кызлар: «Безнең авылга продукция атнага бер генә кайта», – дип яза.
Марафонга операция алдыннан керүчеләр дә бар. Табиб аларга авырлыкны киметергә кушкан, ә ул нишләргә белми яки үзенең ихтыяр көче җитми. Төркем белән эшләгәндә аңа җиңелрәк була.
Марафон сайлаганда, аны оештыручының белеме белән кызыксынырга киңәш итәм. Ул нутрициология буенча укыганмы, дипломы бармы, әлеге өлкәдә күпме эшли, марафонда меню биреп кенә калмыймы? Кеше марафоннан соң да шул туклану системасын дәвам итәргә тиеш. Бер айдан соң элекке режимына кайта икән, авырлыгын кире җыячак.
Кайбер блогерлар: «Мин 15 килога ябыктым, сезгә дә үземә булышкан диетаны бирәчәкмен. Әйдәгез, минем марафонга керегез!» – ди. Ләкин ул меню бер кешегә туры килергә, икенчесенә туры килмәскә мөмкин. Аннан соң: «Марафон барышында махсус коктейльләр, БАДлар, чәйләр алырга кирәкме?» – дигән сорау да туа. Минем марафоннарда аларның берсе дә юк, бары тик дөрес туклануга гына нигезләнәм.
«Ябыгам дип, организмны көчләргә ярамый»
Элина Борһанова, диетолог, терапевт:
– Ябыктыру курсларын 3 еллап алып барам. Һәр курста 40-70 кеше катнаша. Бәяләре төрлечә, атналык курслар 1200 сумнан башлана. 2-3 атналыклары кыйммәтрәк. Гадәттә, клиентлар атнага якынча 1 килограммга ябыгалар. Нык ябыгырга омтылмыйбыз, иң мөһиме – әлеге авырлыкны тотарга өйрәнү, кире симермәү. Аннан, тиз ябыгу сәламәтлек өчен зыянлы да булырга мөмкин бит. Үт куыгында таш яки бавырда авыру булган очракларда, мәсәлән. Ябыгам дип организмны артык көчләргә ярамый. Шуңа күрә тиз арада зур нәтиҗәләр артыннан кумаска кирәк.
Марафонда бөтен кешегә бердәм рацион бирмим, бер үк төрле ризык бөтен кешегә дә туры килмәскә мөмкин.
Марафон сайлаганда, аны үткәрүченең белеменә, тәҗрибәсенә игътибар итәргә кирәк. Авыруыгыз бар икән, беренче чиратта табиб белән киңәшләшеп алырга киңәш итәм.
«Спортзалга йөреп ябыгам»
Ринат Галиәхмәтов, блогер:
– Марафонда катнашып ябыгып була, андый мисаллар да бар. Ләкин шул ук кешеләр 1-2 ай эчендә ул авырлыкларын кире җыялар. Чөнки марафонда: «Кеше нәрсә әйтер, кеше алдында әллә ничек, бер кергәч ябыгам инде», – дип кенә ябыгалар.
Үзем спортзалга йөреп ябыккан идем. Яңа ел тирәсендә тагын 5 килога арттым. Хәзер хатыным Илүзә белән икәү тагын спортзалга йөри башладык, аңа да абонемент алып бирдем.
Ашауны да үзгәрттек. Ипи, шикәр, колбасалар тыела. Кызган ризык ашамыйбыз, парда пешкәненә өстенлек бирәбез. Махсус меню төземәдек, безнең башта гына инде ул. Ресторанга барсак, бер тәмләп ашыйбыз инде... Ә өйдә – бары тик дөрес ризык.
Гел шундый режим тотсаң, 3-4 айда 15 кг ташлап була.
«Кеше үзен кулга алмаса, аңа бернинди коуч та ярдәм итә алмый»
Альбина Кармышева, җырчы:
– Миңа калса, кеше үзен кулга алмаса, аңа бернинди спикер яки коуч та ярдәм итә алмаячак. Бәлки, вакытлыча гына ярдәме тияр, тик марафоннан соң барысы да үз урынына кайтыр. Минемчә, ябыгу өчен күп йөрергә, ашауны төрләндерергә, камырдан һәм баллы ризыклардан баш тартырга кирәк. Аның тәртибе Интернетта да бар, тик кеше «могҗизалы төймә»гә ышанып яши. Имеш, шуны эчәсең дә тиз генә ябыгасың. Киресенчә, тиз ябыгу зыянлы да әле, авырлыкны әкрен генә киметергә кирәк.
Ябыгу марафоннарына килгәндә, күпләр өчен бу – бизнес, акча эшләү чарасы. Кайберләрендә катнашу өчен, компанияләренең продукциясен сатып алырга кирәк. Шул очракта гына синең туклануыңны коучлары контрольдә тота. Марафоннарда ябыгып, аннан кире симермәс өчен, бөтен яшәү рәвешен, фикер сөрешен үзгәртергә кирәк.
«Исламда артык симерүгә һәрвакыт тискәре караш булган»
Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин, Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы:
– Әгәр сәламәтлеккә зыян китерми икән, ябыгырга тырышуның зыяны юк. Ләкин бу мәсьәләнең фәлсәфи ягы да бар: кеше башта акча түләп ашый, аннан акча түләп ябыга. Бәлки, ул кадәр ашамаска гына кирәктер?
«Симерү – исән чакта авырлык, үлгәннән соң – сасылык», – дигән сәхабә Габдуллаһ ибне Гомәр. Исламда артык симерүгә һәрвакыт тискәре караш булган. Бераз корсагы төртеп торган кешегә дә сәхабәләр төрттереп куйган. Пәйгамбәр заманында да артык авырлык тискәре күренеш саналган.
Ашау турында хәдисләр дә күп. Ашказанын өчкә бүлеп карап, шуның өчтән берен генә ризык белән тутырырга, туйганчы ашамаска, диелгән. Сәхабәләр, гомумән, көнгә 1 мәртәбә генә тукланырга кушкан. Ә без көнгә 5 мәртәбә утырып ашыйбыз.
Диндә әйтелгәннәрне истә тотып яшәсәң дә, симермисең. Кеше нәфесен тыя алмый. Аннан акча түли-түли ябыгырга тотына.
Факт
- Россиядә яшәүче ир-атларның 19 %ы, хатын-кызларның 27,6 %ы симерү чиреннән интегә.
- Россиядә яшәүчеләрнең яртысында артык авырлык бар дип санала.
- Иң симез кешеләр Бөекбританиядә яши. Биредә олылар да, балалар да, хәтта мәчеләр дә артык авырлыктан газап чигә.