Ябыгу максатында ураза тотарга ярыймы?
Бер ай буе ураза тотучының фигурасы үзгәрергә мөмкин.
Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков җавап бирде.- Юк, ябыгу максатында ураза тотарга ярамый. Ул бары тик уразаның нәтиҗәсе буларак кына килә ала. Кеше ураза тоткан вакытта ният итә икән: “Мин ябыгыр өчен уразаны тотам, башка нәрсә өчен түгел,” - ди. Ул вакытта ураза дөрес булмый. Уразаны тотарга кирәк бары тик Аллаһ ризалыгы өчен генә. Ә нәтиҗә буларак, ул килергә мөмкин, мәсәлән, ябыгу. Яисә кайбер кешеләр килоны җыялар ураза вакытында. Ягъни ният бары тик Аллаһ Тәгаләнең ризалыгы өчен генә була.