Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ябыгу өчен иң файдалы эчемлек нинди?

Табиб-диетолог ябыкканда ризыклар гына түгел, эчемлекләр дә роль уйный, дип кисәтә.

news_top_970_100
Ябыгу өчен иң файдалы эчемлек нинди?
pixabay.com/ru

Табиб-диетолог, нутрициолог Наталья Нефедова «Спутник» радиосына биргән интервьюда диета вакытында кулланылырга тиешле бердәнбер файдалы эчемлек турында сөйләгән.

Диетада нәрсә ашавыгыз гына түгел, нәрсә эчүегез дә мөһим, дигән ул. Мәсәлән, газировкаларны, аларның калориясе 0 булса да, кулланмаска киңәш итә ул. Чөнки газировкада организм өчен зыянлы матдәләр була.

Пакеттагы сокларның да диета өчен файдасы юк. Әгәр инде яңа сыгылган сок эчәсез икән, калориясен санагыз, чөнки сокның да тән авырлыгына тәэсир итәрдәй калориясе бар.

Әгәр дә ашаганнан соң чәй эчәсез икән, сез ризыктагын цинк, магний, тимернең үзләштерелүенә «аяк чаласыз», чөнки чәйдә металлар үзләштерелүен киметә торган хелатлар бар, дип аңлаткан диетолог.

Кофе майны яндыра дигән сүз дөреслеккә туры килми, дигән табиб. Әйе, кофеның метаболизмны көчәйтә торган сыйфаты бар, ләкин ул организмны ябыктырырлык күләмдә түгел.

Диета вакытында иң яхшы эчемлек — су, дигән табиб. «Әгәр бераз тәм кертәсегез килсә, лимон сыгыгыз. Калган эчемлекләр — сезгә карәкмәгән калорияләр генә», — дип кисәтә ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100