Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ябыгу белән ашыйсы килүне ничек берләштерергә?

news_top_970_100
Ябыгу белән ашыйсы килүне ничек берләштерергә?
"Татар-информ" архивы

Диетолог ябыгасы килгән кешеләргә ашыйсы килгәндә капкалап алыр өчен миндаль чикләвеге һәм чиа орлыклары киңәш итте. Бу турыда Лента.ру яза.

«Кешеләр, ашыйсы килгәндә капкалап алу өчен, еш кына җиңел ашала торган ризыкларны сайлый. Гадәттә аларда шикәр, рафинадланган углеводлар күп була, ә бу – ябыгу процессына комачаулый», – ди белгеч һәм башка ысуллар тәкъдим итә. 

Беренче чиратта Гопал грек йогыртына игътибар итә. Ул кальцийга һәм аксымга бай, ашыйсы килү хисен бик яхшы бетерә.

Диетолог киңәш иткәнчә, яшелчәләр капкаларга була. Аларда клетчатка күп. Клетчатка ашкайнату процессын яхшырта, туену хисен озаккарак җиткерә. Төп ризыкны ашау арасында арахис мае белән бутерброд ашап куярга була. Шулай ук Гопал тәкъдим иткән капкалау ризыклары исемлегенә пешкән йомырка, микроэлементларга бай булган миндаль, җиләк-җимешләр, эремчек һәм кузаклылар керә.

Белгеч рационга чиа орлыклары белән пудинг кертергә киңәш итә. «Чиа орлыкларында файдалы матдәләр бик күп була. Аларда аксым, кальций, антиоксидантлар, клетчатка, фосфор, марганец бар. Шуңа күрә алар сезгә артык авырлыктан котылырга ярдәм итә ала», – ди Гопал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100