"Ябыгам" салаты
Җиңел һәм тәмле салат рецептын тәкъдим итәм. Сельдерейны даими ашаганда ябыгырга да мөмкин.
Салат өчен: 300 г пекин кәбестәсе, 1 кишер, 2-3 таяк сельдерей, 200 г диңгез кәбестәсе, чама белән тоз, шикәр комы, 1 аш кашыгы аш серкәсе, 100 г кукуруз мае.
Пекин кәбестәсе, сельдерейны юка итеп турарга, кишерне эре угычтан уарга, тоз һәм шикәр комы салып бераз кул белән уарга, аш серкәсе салырга һәм 30-40 минутка каплап куярга.
Аннары диңгез кәбестәсе һәм кукуруз мае салып болгатырга.
Тәмле булсын!