Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яңы моң»да катнашкан Гөлназ Гарифҗанова: «Бер татар хәрефе өчен каныктылар»

«Яңа моң» музыкаль проекты Башкортстан башлыгының 30 миллионлык грантына үткәрелде. Бәйгедә Татарстанны яшь җырчы Гөлназ Гарифҗанова тәкъдим итте. Татар кызы проектта ниләр күргән? Оештыручылар гадел булганмы? Болар хакында ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

news_top_970_100
«Яңы моң»да катнашкан Гөлназ Гарифҗанова: «Бер татар хәрефе өчен каныктылар»
Солтан Исхаков, Гөлназ Гарифҗанованың шәхси архивы

Гөлназ Гарифҗанова проектның финалына эләгә алмады

Конкурс марттан алып май аена кадәр Башкортстан башкаласы Уфада дәвам итте. Коронавируска бәйле вәзгыять катлаулы дигән сәбәп белән татар җырчыларының концертлары тыелса да, «Яңы моң» башкорт җыры бәйгесе зур масштабта, чит шәһәрләрдән килгән мәшһүр кунаклар катнашында узды. Аны уздыру Башкортстан Башлыгы киңәшчесе Элвин Грей — Радик Юльякшинга тапшырылган иде. Рәсми мәгълүматлар буенча, бу бәйгене уздыру өчен Элвин Грейга 30 миллион сум акча бирелгән иде.

Конкурска җиде илдән барлыгы 800 гариза килгән. 50 иң яхшы кандидат сайлап алынган. Җиңүчегә төп приз — 1 миллион сум бирелде.

«Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге җырчылар катнашты. Алар рус, башкорт һәм инглиз телләрендә җырлады. Шоуда Россия һәм чит ил композиторларын, җырчыларын күреп булды. Катнашучылар белән Россиянең иң яхшы белгечләре эшләде, дип вәгъдә итте оештыручылар», — дип язган иде «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Конкурсның нигезләмәсе «Яңы моң» бәйгесенең рәсми сайтында урнаштырылмаган. Конкурсның максаты, бурычлары турында мәгълүмат Башкортстан Республикасы грантларының электрон порталында эленгән. Бәйгенең максаты — башкорт телендә башкару осталыгын популярлаштыру, талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларны алга таба таныту, республикада Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге шоу индустриясен үстерү. Конкурс турында мәгълүмат белән шушы сылтама аша танышып чыгарга мөмкин.

Гөлназ Гарифҗанова Кукмарада туып үскән, бүгенге көндә Мәскәүдә яши. КФУның «журналистика» бүлеген һәм Казан Мәдәният һәм сәнгать институтында театр, кино һәм телевидение факультетын тәмамлаган. Аңа 25 яшь. Ул Татарстанны тәкъдим иткән бердәнбер конкурсант иде.

Гөлназ «Яңы моң»га катнашырга үз теләге белән барган. Сигез турдан торган телепроектта татар кызы җиденчесенә җитә алды һәм, тавыш бирү нәтиҗәсендә, финалга — сигезенче турга эләгә алмады.

Шуны искәртеп үтик — «Яңы моң» бәйгесе март аенда узды һәм бу мәкалә дә шул вакытта әзерләнде. Әмма бәйгедә катнашучылар конкурста катнашу турында журналистларга сөйләмәскә дигән йөкләмә ала. Гөлназ шушы йөкләмәне бозмасын өчен аның срогы чыкканчы — октябрь аена кадәр бу мәкаләне сезнең игътибарга бирмичә тордык.

Татар кызы нигә «Яңы моң»га барырга уйлаган?

Узган ел ноябрьдә Элвин Грей инстаграм битендә «Яңы моң» проектына кастинг игълан ителә дигән хәбәр күреп алдым. Тоттым да гариза җибәрдем, үземне сынап карарга булдым, — дип башлады сүзен Гөлназ. — Таләп буенча рус, башкорт һәм инглиз телләрендә җыр җибәрәсе иде. Мин башкорт телендә әзерләп куелган җырымны җибәрдем.

Оештыручылар 3 мартта кастингка Уфага чакырды. Башкорт телендә «И, гармун», дигән җырымны башкардым. Кастингны узганымны шунда ук әйттеләр.

«Яңы моң» проектының форматын бөтенләй күзалламадым. Бу — телевизион шоу. Монда тавыш мөмкинлекләренә генә карамыйлар, монда шоу ясыйлар. Кастингка 60 кеше чакырылган иде, 16 кешене сайлап алдылар. Шуларның берсе мин идем. Кемнәрнедер дуэт яки трио итеп куштылар, мин ялгыз башкаручы булып калдым.

Проектның кагыйдәләре бик җитди иде. Иң аз балл җыйган катнашучы номинациягә эләкте һәм проекттан төшеп кала барды. Шулай сигез атна рәттән ярыш барды.

Кыргызстаннан Оскар Батыров, Казахстаннан Акимхан Маженов, Әрмәнстаннан Мэри Аветисян, Таҗикстаннан Амаль Хафизова һәм Татарстаннан мин берүзем. Калган конкурсантлар — Башкортстаннан. Төрле илләрдән килүчеләр белән бик тиз дуслаштык. Башкортстаннан катнашучылар белән ныклап дуслашып һәм аралашып булмады, чөнки алар бездән аерым торды — конкурска өйләреннән килеп йөрделәр.

«Тору, ашау, юл чыгымнары вакытында капланмады»

Чит төбәкләрдән килүчеләрне 3 март көнне кунакханәгә урнаштырдылар. Мин дә бәйгедә катнашучы буларак урнашырга тиеш идем. Бер ай буе кунакханәгә кертмәделәр, үземнең акчага бер бүлмәле фатир «снимать» иттем. Көндәлек чыгымнар өчен акча түләүләре турында да очраклы гына бер катнашучыдан ишетеп алдым. Оештыручы янына килеп сорагач, БДБ илләреннән килүчеләр өчен генә каралган ул, диде.

Икенче ай китте. Фатир өчен түләргә соңгы көн килеп җитте: йә акча түлим, йә кайтып китәм Татарстанга, дидем.

Оештыручыларга кунакханәгә урнаштыруларын сорадым. «Соң син үзең кунакханәдән баш тарттың бит», димәсеннәрме! Кайчан баш тартыйм? Минем янга кунакханәгә кер дип килүче булмады. Лина Арифуллинага сүз барып җиткәч, урын табарга вәгъдә бирделәр.

Икенче көнне, 27 апрель аенда мине кунакханәгә урнаштырдылар. Көндәлек чыгымнарны нигә миңа да биреп бармадыгыз дип сорагач, үземнең инициатива белдермәвемә сылтап калдырдылар. «Оештыручылар булгач, нигә үз таләпләрегезне үтәмисез, мәгълүматны җиткермәдегез, мин белми калдым», — дидем.

Съемкалар уза торган җиргә генә таксида барып кайту 600 сум тора. Фатир, такси, ашау өчен — барысына да бер ай дәвамында үз кесәмнән түләдем. Миннән яшереп калырга теләгәннәрдер инде… Бер айда бит шактый җыела. Бу сорауны күтәреп чыккач, имеш, бер мин генә бу проектта талаш чыгарып йөрим икән. Оештыручы Нәфисә дигән кыздан түләнергә тиешле акчаларның кайдалыгын гына сорадым. Ызгыш ясап йөрсәм, проекттан китәсең дип куркыткан булды.

«Татарча җырлаттырмадылар, башкортча җырлаттылар»

Проектта татар телендә җырлаттырмадылар. Башкорт телендә җырлаттылар. Бервакыт бер хәрефне дөрес әйтмичә, башкортчадагы «минең» сүзе урынына «минем» дип татарча җырладым. Бер хәреф өчен каныктылар, эфирда да шуны аерып алып әйттеләр. Имеш, мин үз теләгем белән татарча җырлыйм, тел белгечләренең һөнәрен санламыйм. Һәр репетиция саен мине 3-4 тел белгече килеп төзәтте.

Соңгы җиденче чыгарылышта чакырылган кунаклар арасында Татарстаннан беркем дә юк иде, башкортлар булды — Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Альмира Куватова. Концертны мин башлап җибәрдем, алар инде миңа башкорт җырларын күбрәк тыңларга кушты.

«Жюри сүзе куйган баллар белән туры килми»

Чыгыш ясагач, баллны әйтмәделәр. Мисал өчен, «Татар моңы» бәйгесендә чыгыштан соң жюри әгъзалары шунда ук балларны яңгырата. «Яңы моң»да башта барлык конкурсантларны тыңлап чыгалар, жюри әгъзалары башка бүлмәгә серләшергә керә, баллар чыгаралар. Шоу атнасына бер тапкыр һәр пәнҗешәмбе төшерелә һәм шимбә «БСТ» каналында 19:30да эфирга чыга барды. Кемгә күпме балл куйганнарын эфирдан гына белеп алдык.

Элвин Грей бәя биргәндә миңа: «Гөлназ, бик матур җырладың, күңелемә үтеп кердең», — диде. Гөлназ Асаева: «Татар һәм башкорт эстрадасында үз урыныңны алырсың дип өметләнеп калам», — дип әйтте. Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова: «Йөрәк түрләремне җемелдәттең, әниемне искә алдым», — дип елый да башлаган иде.

Шимбә «БСТ»дан балларымны карадым: мине мактаган жюри әгъзалары берешәр балл куеп чыккан! Күз буйыйлар булып чыга түгелме? «Күңел түрләренә» кергәнмен икән, берсе дүрт яки биш балл куйса да була, яки бер балл куярлык булгач, шунда ук начар җырладым дип әйтергә кирәк булгандыр, аңлар идем. Мактап утыргач, ничек инде бер балл куярга мөмкин?

Кемнең ничек җырлаганын, бәяләгәнен ишетәм. Сәхнәдә матур җырладың, дип бәя бирә жюри әгъзалары. Аннан бүлмәгә кереп, бер балл, ике балл куялар. Аларның әйткән сүзләре бәяләгән саннарга туры килмәде. Калганын үзегез аңлагыз.

«Җыр сайлау мөмкинлеге бирелмәде»

Калган катнашучыларга бер атна алдан җырны өч вариантта тәкъдим иттеләр, катнашучы үзенә кайсы җыр җайлы, шуны сайлап ала алды. Миңа сайлау мөмкинлеге бирелмәде. Бер җырны бер көн алдан бирәләр дә вәссәлам. Синең тавышыңа туры киләме-юкмы, белүче юк.

Продюсерларыннан: «Ни өчен миңа шундый караш булды?» — дип сорагач, шулай килеп чыкты инде, диделәр. Җырлыйсы көнендә аранжировканы «тартып-сузып» җибәрделәр, мин ничек кенә әзерләнеп бетим соң чыгышка? Калганнар 3-4 көн кабатлый, миңа — 2 сәгать. Кызганыч, барысын да ачып сала алмадым, чөнки кулда килешү бар.

Продюсер миңа ир-атлар җырлый торган җырлар бирә иде. Бәлкем, авыр булыр дип, төшеп калырмын дип уйлаганнардыр. Яхшы башкарганга күрә, аптырагач, «Ир-атларча кычкырып җырларга иде», — дип әйттеләр. «Күлмәк киеп, нигә кычкырып башкарыйм? Мин бит кыз бала, моңланып үземчә җырладым», — дип җавапладым. Валерий Меладзе да миңа теләктәшлек белдерде: «Хатын-кызның акырмыйча тыныч кына башкаруын өстен күрәм», — диде.

«Репетицияләрдә минем белән шөгыльләнүче булмады»

Репетицияләр чыгышка бер көн кала узды. Лина Арифуллина барысы белән дә 40ар минут, берешәр сәгать шөгыльләнде. Кемгә ничек чыгыш ясарга икәнлеген аңлатты, күрсәтте, икенче төрле әйткәндә, авызларына «чәйнәп каптырды».

Минем чират җитте. Җырладым. Лина Арифуллина бер сүз әйтмәде. Аптырагач, Лина ханымнан: «Миңа бернинди дә кисәтү юкмыни?» — дип сорадым. «Юк» дип әйтте һәм мин кереп киттем. Ягъни минем белән шөгыльләнүче булмады. Үземне номинациягә калдырачакларын чамалап алдым.

Пәнҗешәмбе көнне эфир вакытында Лина Арифуллина үзе үк өйрәтеп торган конкурсанткалардан: «Бу образларны кайдан уйлап бетердең?» — дип сорап утырды. Лина ханым үзе шуны репетициядә күрсәтеп биргәнен онытканмыни?

Шулай итеп, мин һәм дуэт булып җырлаган ике егетне (Руслан Хәсәншин белән Василий Портянко) номинациягә калдырдылар. «Кызым, аптырама, чыгышың матур иде. Бер кимчелекләре юк иде. Тавышыңа бәйләнә алмагач, эмоцияләргә бәйләнәләр», — дип тынычландырды әти-әнием.

Лина Арифуллина да миңа һәр чыгыш саен эмоцияләр җитмәвен әйтте. Күңел белән җырлаганым әллә каян сизелә, күзләр ялганламый. Шоу ясадылар инде…

«Акча алынса да, тавыш исәпкә алынмады»

Беренче чыгарылышта номинациягә эләккәндә күпчелек кешенең минем өчен тавыш биргәндә тавышлары китмәде. Инстаграмда бу теманы күтәреп чыккач, оештыручылар шунда ук бу теманы бетерегә, постны күрсәтмәскә куштылар, килешү барлыгын искә төшереп тордылар. Алып куярга туры килде.

Генераль репетиция вакытында Лина Арифуллинаның уң кулы — Зоя исемле продюсер минем соңгы ике чыгышым калганнардан иң начары дип куйды. Ул микрофон белән эшли белмәвем, иртәгә шулай ямьсез җырласам, мине номинация көтәчәген әйтте… Тәнкыйтькә мин тыныч карыйм, ләкин аның белән килешмәдем.

Башкортстан җырчысы Ләйсән Шәрипова белән дуэтым иң матуры иде (минем фикеремчә), ә Салават Фәтхетдиновның «Гафу ит, иркәм» җыры нигә ошамады икән? Инстаграмда ул җырны бер көн эчендә 80 мең кеше тыңлады, тамашачылар клип көтте. Ничек күңелең төшмәсен инде матур башкарган җырларымны матур түгел дип утырсалар…

Тавыш бирү системасын тикшереп карадым: үземнең һәм туганнарның телефоныннан үзем өчен тавыш бирдем. Смс белән «сез тавыш бирдегез», — дигән хат килде. Бер сәгать көттем. Сайтны яңартып тордым. Тик шул 25 тавыш исәпкә алынмады. Монысы нәрсә, тавышларны санамаумы? Гомумән, тавышлар санының дөрес булуына ышанмадым.

Ярымфиналга чыгып җиттем дигәндә генә мине финалга җибәрмәделәр — номинациягә куйдылар һәм тавышлар саны буенча мин артта калдым. Алты сәгать сайтта минем саным «селкенмәде» дә. Минем өчен тавышлар барганын белеп, бик үпкәләдем.

«Мин күкрәкләремне түгел, моңымны күрсәтергә килдем»

Контракт буенча конкурсантларга стилистлар костюмнарны үзләре бирергә тиеш иде. Миңа кыска итәкле, изүләре ачык, кыска күлмәк кияргә тәкъдим иттеләр. Башка киемнәр бирүләрен сорач, ачулары чыкты.

«Мин күкрәкләремне түгел, моңымны күрсәтергә килдем», — дип аңлаттым. Бәлкем, шушы сүзләрем өчен яратмаганнардыр. Каршы килмәгән булсам, «Гөлназның кияргә башка киеме булмагандыр инде» — дип хәзер минем чыгышларымны тәнкыйтьләр идегез.

Һәр тур саен кибеткә барып, күлмәкне үзем сайлап, туфли сатып алып сәхнәгә чыктым. Аларга ярый белмәдем, шуңа яратмадылар. Минем һәр кигән киемем зәвыклы, озын, татар орнаментлары белән чигелгән. Мин шундыйга күнеккән инде, кыска итәкләргә калмадым әле. Озын итәк тегәргә акчам бар, Аллага шөкер.

Җиде чыгарылыш булды. Шуның берсендә дә биючеләрне катнаштырмадылар. Сәхнәнең кечкенә булуына сылтадылар, йә кирәк түгел, дип әйтәләр. Проектка 30 миллион бүлеп бирелгән. Катнашучыларсыз бу проект булмас иде. Калганнарныкына биючеләр сыя, ә минекенә юкмы? Шул бер үк сәхнә…

«Син яхшы җырласаң да, алар алдан әйтеләчәк текстны сөйләде»

Съемка барышында без номинациягә эләгүебез турында гына белдек… Биш жюри әгъзасы, өчесе — Элвин Грей, Лина Арифуллина, Гөлназ Асаева. Калган ике жюри әгъзасы — чакырылган кунаклар. Салават Фәтхетдинов, Валерий Меладзе, Марат Бәшәров, Иркә һ.б. килде. Иркә килгәннән соң, Татарстаннан бер кешене дә чакырмадылар.

Сәбәбе шул — Иркәгә кайбер катнашучыларны мактаулары ошамады. Ул Армения кызы Мэри белән Башкортстаннан Евгения Сафинаның мактауларын ошатмады.

Жюри әгъзалары проектның оештыручылары Элвин Грей белән Лина Арифуллина ни әйтә, шуны эшләргә тиеш иде. Иркә, бәйсез җырчы булганга күрә, «кайда соң монда моң?» — дип, нәрсәгә аларны мактауларын, атна саен беренче урынга чыгаруларын, моң булган кешегә түбән баллар куюларын әйтте. «Сезнең сәясәтегез нинди соң?» — дип сорады ул.

Һәр чыгыш саен сынау үтәргә туры килде. Дүртенче чыгышыма да сүз әйттеләр, Марат Бәшәров яклап чыкты. Өченче турда Салават Фәтхетдинов бар иде, ул калган жюриларга: «Сез моңның нәрсә икәнен беләсезме? Менә бу балада моң бар», — диде.

Иркә дә: «Бик матур җырлый, алга!» — диде. Алып баручы Иркәгә: «Катнашучы Татарстаннан булганга күрә мактыйсызмы әллә?» — дип сорады. «Җырлый белмәсә, бер сүз әйтмәс идем. Моңы булгач, тутырып әйтәм», — дип җаваплады Иркә.

Гомумән, кунаклардан кала, барлык жюри әгъзаларына алдан әйтеләчәк текстлары язылып барды дип әйтә алам. Минемчә, алар шуны сөйләп кенә утырды. Син яхшы җырласаң да, алардан шул текстны әйттерделәр. Сиздермәс өчен, үз сүзләрен дә өстәп әйттеләр.

Килешү турында нәрсәләр билгеле?

Килешүдә нәрсәдер ошамаса, контракт төзегән көнне юристыбыз белән килешеп бетерергә мөмкин була, дип хәбәр биргәннәр иде. Нәтиҗәдә, кастинг көнне юристлары булмады. Барыбызны да бер бүлмәгә чакырып, килешүгә кул куймыйча кастингка чыга алмавыбызны әйттеләр. Килешүгә кул куйдык та, сәхнәгә җырларга чыктык. Кул куймыйсың икән — чыгыш ясамыйсың.

Килешүдә «Яңы моң» кысаларында бирелгән барлык аранжировкалар проектка кала, проекттан тыш куллансаң, штраф була. Репетициягә яки чыгышка авырып китеп килмәсәң, яки гомумән килмәсәң дә штраф. Барысы да акчага бәйле.

Проектны пәнҗешәмбе төшерделәр, шимбә күрсәттеләр. Күрсәткәнчегә кадәр фото-видео материалларны куярга ярамады. Контрольдә тоттылар, төрле социаль челтәрдәге битләребезне тикшереп, карап тордылар. Берәр нәрсә ошамаса, бетерергә куштылар.

«Яңы моң» проектында Искәндәр Сөләйманов җиңде

Беренче турда ук Башкортстаннан Искәндәр Сөләймановның җиңәсен белдек. Ул егетнең аранжировкалары да алданрак эшләнелде, җыр да беренче булып аңа бирелде. Мин җырны бер көн алдан гына өйрәнеп, шул ук көнне кулга аранжировка килгәч кенә сәхнәгә чыгып җырларга тиеш булдым. Кемдер бер атна өйрәнде, миңа бер көн алдан килеп иреште ул. Минем шушы кыска вакыт аралагында гына өйрәнгәнем турында тамашачы белмәде. Жюри әгъзалары белде микән?

Аннан соң, Искәндәрне үзе аранжировка ясый дип тә әйттеләр. Юк, аңа аранжировкаларны ясарга Элвин Грейның пианисты Артур Кусимов ярдәм итте. Бер чыгарылышта Искәндәр миннән соң чыккан иде. Марат Бәшәров аны тыңлады да: «Мне все равно Гульназ больше понравилась», — диде. Һәм аның шул сүзләрен тапшыруга кертмәделәр. Кеше телевизордан күрмәде дә, ишетмәде дә. Монтаж шундый нәрсә ул, кирәк булганы гына күренә.

«Проектта җиде килограммга ябыктым»

Ышанасызмы-юкмы, җиде килограммга ябыктым. Көн саен репетиция, көн саен хореография. Аларга һәрвакыт барырга кирәк, бармасаң «штраф» дип янадылар.

Бәйгенең беренче атнасында ук мине беренче тапкыр номинациягә калдырганнар иде. «Гөлназ, син бит анда басып торырга тиеш түгел идең», — диде якыннарым, туганнарым һәм тугры тамашачы.

«Яңы моң» проектына эләктем дип сөенгән идем, аннан арыдым, тизрәк өйгә кайтасы килде. Нерв күзәнәкләрем җитмәде бугай. Кәефсезләндем. Өч ай дәвамында миңа оештыручыларның мөнәсәбәтләрен йотып утырдым.

Финалга биш кеше узды. Финалга үтә калсам, авторлык җырымны татарча җырларга тиеш идем. Мин проект башыннан ук башкорт белән татар халкын аермадым, бертигез күрдем һәм якын иттем.

Татарстан белән Башкортстан — күршеләр, ә күршеләрне якын итәсең. Проектка булган җитди карашым, жюри әгъзаларына, оештыручыларга ихтирамым алдан сизелде, алар әйткән җиргә бардым, концертларны калдырмадым, алар әйткән эшне үтәдем, ләкин миңа карата андый мөнәсәбәт кайдан килеп чыкканын үзем дә аңлап җиткерә алмадым.

Оештыручыларга үпкәләвем юктан гына килеп чыкмады, минем кебек киң күңелле, аралашучан, ихлас булсалар, аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмас иде. Бәлки, киләчәктә шушы аңлашылмаучанлыклар бетеп, мине әле концерт белән үзләренә чакырып калырлар, дип ышанып калам.

Оештыручылар аңлатмасы: «Бездә урын юк иде, без аны туганнарында тора дип уйладык»

Гөлназ Гарифҗанова сөйләгәннәрне ишеткәч, чәчләр үрә торды. «Яңы моң» проекты оештыручыларына сүз бирмәсәк, дөрес булмас иде. Алар Гөлназның бу сүзләрен нәрсә дип аңлата? Сорауларга «Яңы моң» проекты оештыру эшләре өчен җаваплы кешеләрнең берсе белән сөйләштек (Ул сорауларга җавап бирде, соңыннан ни өчендер исемен күрсәтмәүне сорады):

— Гөлназны кунакханәгә соңлап кына урнаштырганнар. Нигә?

— Әйе, дөрес, Гөлназ кунакханәгә барлык кешедән дә соңрак урнашты. Бездә урын юк иде. Без иң элек БДБ илләреннән килгәннәрне урнаштырдык, соңыннан калганнар керде, шул исәптән Гөлназ да. Без аны туганнарында тора дип уйлаган идек, ул фатир «снимать» иткән икән.

Отельнең бер көне биш мең сум тора. Отель белән килешүе авыр булды. Барлык сорауларны Илшат Рәисович (Илшат Галимҗанов — Башкорт дәүләт филармониясенең баш режиссеры) хәл итә, ул нәрсә куша, без шуны эшлибез. Бу очракта бу сорауны безнең җитәкчеләргә юлларга кирәк.

Гөлназга торыр урын бирергә кушкач, мин шул ук көнне аңа кунакханәдә урын броньладым, ул икенче көнне урнашты. Проект мартта башланды, Гөлназ кунакхангә 27-28 апрель тирәсендә керде. Көндәлек чыгымнарын Гөлназ кунакханәгә күченгәч кенә түли башладык, кагыйдәләр шундый.

— Гадәттә, кунакханәләрдә бронь алдан ясала…

— Бронь алдан ясала, ләкин Гөлназны төшереп калдырганнар. Сәбәбен белмим. Бәлкем, аннан сорамаганнардыр, бәлкем, ул үзе урнашырга теләмәгәндер. Бу сорауга җавап бирә алмыйм.

— Ул ачык күлмәкләр тәкъдим иткәннәрен әйтте. Артист киемне алмаштырырга таләп итә алдымы?

— Киемнәрне стилистыбыз сайлады. Образны да шулай ук продюсер карады. Стилист сайлаган образ продюсерга ошамый икән, ул костюмны үткәрмәделәр. Артист теләге буенча костюмны кабул итсәләр, ул костюм уза. Конкурсантларның көйсезләнмәве яхшы. Теге ошамый, бу ошамый икән, нәрсә әйтәсең инде… Әмма барысын да җайларга тырыштык, уртак тел таптык.

Мәсәлән, Лина Арифуллина якты, экстравагант костюмнар ярата. Беренче ике сезонда кемгә нинди костюм киясен ул сайлады. Гөлназның вулгарь костюмнарда чыгыш ясаганын хәтерләмим.

— Киемнәрен ул үзе сатып алган.

— Бу стилистлар яңа кешеләр, очсыз күлмәкләрне кайдан сайлаганнардыр, хәтта үзебез дә аптырадык. Артистларда да алып баручы күлмәге кебек образ күрәсе килде. Әгәр алар кибет белән килешә белми яки костюмны арендага ала белми икән, моның өчен без җавап бирмибез.

Конкурсантларның теге яки бу күлмәкне кияргә теләмәгән чаклары булды, кайчак күлмәкне төзәттереп тектереп бирделәр. Нәрсәдер туры килми икән, үзләре сатып алды. Әйтик, туфли, джинсы сатып алдылар.

— Әмма акчаны сез түләмәдегез?

— Артислар үзләре түләп алган костюмнар өчен акчалар кире кайтарылмый. Без ашау өчен түлибез, ул кунакханәдә торучыларга кертелә. Атнасына ике тапкыр репетиция булганда һәм съемка вакытында ризык бирелде.

— Сайтта тавыш бирү нәтиҗәләрен гадел дип әйтә аласызмы?

— Тавыш бирү нәтиҗәләре сайтта яктыртылды. Ул саннарның дөресме-юкмы икәненә мин җавап бирә алмыйм, чөнки мин режиссер түгел, пульт артында утырмадым, пульт бүлмәсендә нәрсә булганын күрмәдем. Әйе, Гөлназ безгә тавыш биреп булмый, тавышлар исәпкә алынмый, дип әйткән иде. Бәлкем, аның өчен тавыш бирмәгәннәр генәдер? Шуңа күрә тавышлар саналмагандыр. Барысы да дөрес, гаделсезлек юк дип уйлыйм.

***

Без Элвин Грей лейблының башкарма директоры Семен Прошкога мөрәҗәгать иттек. Аңа түбәндәге сорауларны юлладык: «Гөлназ Гарифҗановага вакытында кунакханәдә тору мөмкинлеге һәм юл, ашау чыгымнары өчен акча бирелмәгән. Аңа бу акчалар кайтарылачакмы? Ни өчен мондый хәл килеп чыккан? Номинациядә тавышлар дөрес исәпкә алынганмы? Сайтта күрсәтелгән саннар дөресме, саннарны алмаштырмаганнармы?»

Семен Прошко телефоннан сөйләшкәндә сорауларга һичшиксез җавап бирәчәген әйткән иде. Әмма ул бу сорауларны махсус рәвештә укымады да бугай — җавап бирмәде. Без кабат-кабат мөрәҗәгать иткәч, инде шактый вакыт узгач кына ул сорауларны карап чыкты һәм инде аларның актуаль булмавын, проект тәмамлануын әйтте, сорауларны ул «сәер» дип атады.

«Элвин Грей бу сорауларга җавап бирәчәкме?» — дигәч, трубканы куйды.


Гөлназ Гарифҗанова — автор-башкаручы, журналист. «Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар бәйгесе һәм «Болгар радиосы Милли музыка премиясе» лауреаты, Мисырда узган  «Little Miss Universe-2008» матурлык һәм талант бәйгесенең алтын таҗ иясе, «Идел кызы» матурлык бәйгесе җиңүчесе. Гөлназ татар, рус, башкорт, кытай, инглиз телләрендә җырлый.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100