Җәяүлеләр юлында ике балалы хатынны зур тизлектә машина бәрдереп киткән мизгел видеога эләккән (18+)
Ике бала белән ана берничә метрга өскә күтәрелеп, җиргә килеп төшкәне видеодан күренә.

Черкесск шәһәрендә җәяүлеләр чыга торган урында балалары белән ананы бәрдереп киткән өчен ФСИН хезмәткәренә карата җинаять эше ачылган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Коточкыч авария мизгелен узып баручы машина видеорегистраторы төшереп алган.
Җәяүлеләр чыга торган урын алдыннан туктап калган ике бала белән хатынны машина бәрдереп киткәне кадрларда күренә. Машина йөртүче тормозга басып та өлгермәгән. Аның корбаннары төрлесе төрле якка очып киткән. Кешеләр берничә метрга өскә күтәрелгән.
Юл һәлакәтендә 33 яшьлек хатын, аның 6 яшьлек улы һәм 4 яшьлек кызы имгәнеп, хастаханәгә эләккән. Балаларның хәле бик катлаулы, дип хәбәр итә Тикшерү комитеты.
Машина йөртүче канында алкоголь һәм наркотиклар булуы ачыкланмаган. Тикшерүчеләр экспертизалар билгеләгән. Гаепледән һәм авария шаһитларыннан сорау алу бара.