Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңавыл районында спиртка ут төртү аркасында, әниле-уллы ике кеше янып үлгән

Мәрхүмә хатынның кече улы спирт сатып алып кайткан һәм аның катылыгын тикшермәкче булган.

news_top_970_100
Яңавыл районында спиртка ут төртү аркасында,  әниле-уллы ике кеше янып үлгән
https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Яңавыл районындагы Үрге Барабановка авылында ут капкан шәхси йортта бер ир-ат һәм бер хатын-кыз янып һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Фаҗигадән соң җинаять эше ачылган. Яңавыл районында яшәүче 48 яшьлек ир-ат «саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кешенең үлеменә китерү» маддәсе буенча җавап тота.

Тикшерү ачыклаганча, 2021 елның 20 апрелендә көндезге уннар тирәсендә бу ир-ат үз өендә була. Ул башка төбәктә эшләгән вакытта 5 литр спирт ала һәм өйгә алып кайта. Ир-ат спиртны эчеп карый һәм аның чынмы икәнен ачыкламакчы була.

Ир-ат канистра капкачына спирт сала һәм ут төртә. Шул вакытта өйдәге әйберләргә, аннары бөтен өйгә ут каба.

«Янгын нәтиҗәсендә ир-атның 87 яшьлек анасы, 61 яшьлек абыйсы урында ук һәлак була. Ир-ат үзе аңын югалта. Аның белән бергә яши торган хатын уяна һәм янгын булуын күреп алгач, аңың югалткан ир-атны өйдән сөйрәп алып чыга. Шулай итеп алар икесе дә исән кала», — дип аңлатканнар Башкортстан буенча Тикшерү идарәсендә.

Урынга коткаручылар һәм тикшерүчеләр бара.

Ир-ат сүзләренчә, ул спиртның тәмен татып карый алмавына борчыла, диелә Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәрендә, дип яза «Башинформ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100