Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңавыл районында 8 яшьлек малай суыткыч эчендә һәлак булган

Балалар качышлы уйнаганда фаҗига килеп чыккан. Әти-әнисе баланы җиде сәгать чамасы эзләгәч кенә тапкан.

news_top_970_100
Яңавыл районында 8 яшьлек малай суыткыч эчендә һәлак булган
Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе

Башкортстанның Яңавыл районындагы Карман авылында 8 яшьлек малай һәлак булган. Нефтекама районара тикшерү бүлеге тикшерү эшләре башлаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, 1 июльдә кичке алтылар тирәсендә балалар качышлы уйный. 8 яшьлек малай сеңелләре белән бергә шәхси йорт ишегалдында була. Малай үзе шушы йортта яши. Ул сарай янында торган иске «Мир» суыткычы эченә кереп кача.

«Әлеге суыткыч эчке яктан ачылмый торган итеп ясалган, ул бар тик тышкы яктан гына ачыла. Малай чыга алмыйча, суыткыч эчендә һава җитмәүдән үлгән. Аның мәетен әти-әнисе 2 июльдә 01.20 сәгать тирәсендә тапкан», — дигән тикшерүчеләр.

Тикшерү эшләре бара, судмедэкспертиза чаралары билгеләнгән.

«Балаларның берсе - сигез яшьлек малай - иске совет суыткычына кереп качкан. Ул эчкә кергән, ишекне япкан, ләкин аны кире ача алмаган. Эссе һавада тимер һәм җылынган суыткыч эчендә балага кислород җитмәгән һәм ул аңын югалткан булуы ихтимал. Шуңа күрә ул ярдәм дә чакыра алмаган. Шулай итеп бала һәлак булган", - дип сөйләгән агентлык чыганагы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100