Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңавыл районы кешесен гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иттеләр

Җинаятьче моннан ун ел чамасы элек өлкән яшьтәге алты кешене үтергән, аларның милеген яндырган.

news_top_970_100
Яңавыл районы кешесен гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иттеләр
https://surb.sledcom.ru

Башкортстанның Яңавыл районында яшәүче 52 яшьлек Айдар М.ны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иттеләр. Ул ун ел элек өлкән яшьтәге кешеләрне үтереп йөргән. Бу турыда РИА Новости Башкортстан прокуратурасына сылтама белән хәбәр итте.

«Суд ачыклаганча, 2008 елның маенда Яңавыл районының Эткенә авылында төнлә белән бу ир-ат әби белән бабай яши торган йортка керә һәм аларны үтерә. Аннары ул йортны актарып чыга һәм 30 мең сум акча, пенсионерларның кием-салымын урлап алып чыга», диелә прокуратура хәбәрендә.

2010 елның ноябрендә һәм 2011 елның сентябрендә Айдар Яңавыл һәм Краснокама районнарында тагын ике йортка керә һәм дүрт кешенең гомерен өзә, 51 мең сум чамасы акча урлый.

«Күп санлы экспертизалардан соң, шул исәптән ольфактор тикшерү — җинаять урынындагы предметларда бу ир-атның ис эзләре ачыклану нәтиҗәсендә, җинаятьче табылды. Суд утырышларында алтмышлап кеше сораштырылды», — диелә ведомство хәбәрендә.

Суд ир-атны алты пенсионерны үтерүдә, чит кеше милеген талау һәм ут төртүдә гаепле дип тапты. Башка җинаяте өчен колониядә утыручы бу кеше пенсионерларга кагылышлы җинаятьтә гаебен танымый.

«Суд аны каты режимлы колониядә гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды», — дип хәбәр итте Башкортстан прокуратурасы.

Әлеге кешенең корбаннары 73 һәм 82 яшь арасындагы ике әби белән бабай, 75 яшьлек ир-ат һәм аның 42 яшьлек улы булган. Мәрхүмнәр барысы да яхшы тормыш итә, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Җинаятьче алдан әзерләнеп, корбаннарының тормышын, байлыгын алдан күзәтеп, өйрәнеп әзерләнә, төрле товарлар сату сылтавы, аларның өйләренә дә килеп китә. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Айдар М. корбаннарының өенә кергәч, ир-атларның башына каты әйбер белән суга, хатын-кызларны буып үтерә, акча һәм кыйммәтле әйберләрне урлап чыгып китә. Җинаятьче бик сак эш итә, эзләр калдырмаска тырыша, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100