Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яңадан тудым»: COVID-19 белән авырган ир-ат унөч көн ИВЛ-аппаратында яткан

45 яшьлек ир-ат пандемия турында сүзләргә ышанмаган булган, хәзер ул бар кешене дә авырудан сакланырга чакыра.

news_top_970_100
«Яңадан тудым»: COVID-19 белән авырган ир-ат унөч көн ИВЛ-аппаратында яткан
Владимир Васильев

Тверь өлкә хастаханәсендә COVID-19 авыруы белән яткан 45 яшьлек ир-ат үзенең авыруы турында RT телеканалында «Эпидемия» тапшыруында сөйләгән. Ул 13 көн дәвамында үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтырылган килеш яткан. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Ир-ат сүзләренчә, башта аның температурасы күтәрелә, аннары сулыш алу кыенлаша. Ул ашыгыч ярдәм чакыра. Шуннан соң бу кеше ике атна чамасы ИВЛ аппаратына тоташтырылган килеш яши, аннары аның хәле яхшыра.

«Хәлсезлек тоям. Сулыш алып була! Сулыйм. Шар бирегез, хәзер өреп тутырам. Яңадан тудым», — ди ул елмаеп.

45 яшьлек ир-ат пандемия турында сүзләргә ышанмаган булган. «Телевизордан да әйттеләр, башта ялган дип уйлаган идем», — ди ул.

Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматы буенча, дөнья биш миллионлап кеше коронавирус йоктырган. Аларның 300 меңнән артыгы вафат булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100