Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яңа үзгәрешләр алдыннан» - Динә Гарипова авырлы булуы турында хәбәр итте

Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова авырлы булуы турында инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.

news_top_970_100
«Яңа үзгәрешләр алдыннан» - Динә Гарипова авырлы булуы турында хәбәр итте
"Татар-информ" архивы

Яңа үзгәрешләр алдыннан… Барыгызны да Гашыйклар көне белән! — дип язган Динә Гарипова.

Җырчының авырлы булуын фотоларыннан күреп була. Инстачылар Динәнең корсагын күреп алган һәм котлый башлаган: «Син минем матурым», «ура!», «котлыйбыз, сәламәт булыгыз», «Динә, нинди бәхет бит бу!», «Динәкәй, без бу хәбәргә бик шат. Син менә дигән ана булырсың, төрле телләрдә, иң мөһиме, туган телеңдә бишек җырларын җырларсың. Барысы да яхшы булыр, курыкма. Сәламәтлек, көч, уңышлар сиңа, сабырлык һәм тынычлык», — дип теләп язганнар.

Динә Гарипова котлауларга татар һәм рус телләрендә: «Бик зур рәхмәт, дуслар!» — дип җавап биргән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100