news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа закон: Өйдә эшләүчеләр күпме салым түләргә тиеш?

Татарстан үзмәшгульләргә салым түләтү буенча экспериментта катнаша.

news_top
Яңа закон: Өйдә эшләүчеләр күпме салым түләргә тиеш?

Россия Президенты Владимир Путин үзмәшгуль гражданнарга салым салу буенча эксперимент турында өч законны имзалады.  Бу турыда Хокукый мәгълүмат урнаштырылган рәсми интернет-порталда хәбәр ителә.

2019 ел башыннан үзмәшгуль гражданнар өчен салымның тәҗрибә системасы кертелә. Татарстан, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Калугада  үзмәшгульләргә салым түләтү буенча эксперимент 2028 елга кадәр дәвам итәчәк.

Кешеләр белән эшләүче үзмәшгульләр керемнән 4 процент салым түләргә тиеш, оешмалар белән эшләүчеләр — 6 процент. Шул ук вакытта аларның еллык кереме 2,4 млн сумнан артмаска тиеш, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар