Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа закон проекты: Мессенджер һәм почта кулланучыларын ни өчен блокировкалыйлар?

news_top_970_100
Яңа закон проекты: Мессенджер һәм почта кулланучыларын ни өчен блокировкалыйлар?

Сенатор Андрей Клишас мессенджер кулланучыларны блокировкалау турында закон проектын эшләгән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Сенатор Андрей Клишас Федерация советының Конституция законнары буенча комитет рәисе. Ул тәкъдим иткән закон проекты буенча мессенджер һәм почта хезмәтләрен кулланучыларны блокировкалап булачак.

Закон проектында әйтелгәнчә, кулланучыларны илдә тыелган мәгълүмат тараткан өчен блокировкалаячаклар.

Мессенджер һәм почта хезмәтләренә "хәбәрләр белән алмашуны оештыручы" төшенчәсе белән атап йөртергә җыенлар.

"Практикада бу кулланучы тараткан хәбәрләрне генә түгел, ә кулланучының үзен тулысынча блокировкалау максатка ярашлы була", - дип аңлата Клишас.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100