Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа закон проекты: дәвалап булмый торган чирдән интегүчеләр өчен бушлай препаратлар һәм ярдәм ничек биреләчәк

Дәүләт Думасы беренче укылышта паллиатив ярдәм турында закон проектын кабул итте. Мондый ярдәмгә 1,3 миллион авыру россияле мохтаҗ. Яңа закон проектында ерак авылларда яшәүчеләр өчен паллиатив ярдәмне үтемлерәк итү каралган.

news_top_970_100
Яңа закон проекты: дәвалап булмый торган чирдән интегүчеләр өчен бушлай препаратлар һәм ярдәм ничек биреләчәк

“Күчмә бригадалар – дәвалап булмый торган авырулар өчен коткару чарасы”

Яңа закон проекты ярдәмендә паллиатив ярдәм кабинетлары һәм бөтен ил буенча күчмә бригадалар саны үсәчәк. Бу фаразны Татарстандагы беренче хосписны булдырган, Анжела Вавилова исемендәге Фондка нигез салган Владимир Вавилов әйтте. Сүз уңаеннан, Казанда хосписның күчмә хезмәте 2011 елдан бирле эшли. Хәзер анда 150 дәвалап булмый торган пациент исәпләнә.

“Авыртуны баса торган дарулар белән проблемалар юк. Проблема нәрсәдә? Мәсәлән, ялгыз паллиатив авыру кайдадыр ерак авылда яши. Барып дарулар яздырып алу өчен аның туганнары юк. Инъекцияләр ясарга, ялгыз кешегә аларны алып килергә дә беркем юк. Моны хәл итүнең бер чарасы – күчмә паллиатив хезмәтне үстерү. Ә моның өчен хастаханәләрдә паллиатив ярдәм кабинетлары ачарга кирәк. Балаларныкын да, зурларныкын да”, - дип сөйләде Владимир Вавилов. Закон проектын беренче укылышта кабул итү – паллиатив ярдәмне үстерүдә зур алга китеш, дип тә өстәде ул.

Паллиатив пациентлар – онкология белән авыручылар гына түгел, диде Вавилов. Күпчелек пациентлар, бигрәк тә балалар, үзәк нерв системасы авыруларыннан интегә. Авыртуны баса торган препаратларга ДЦПның авыр формасы белән авыручылар да мохтаҗ.

Хәзер Татарстанда бары тик бер генә – Казандагы 35 урынга исәпләнгән хоспис булуын гына искәртте. Миллион халкы булган шәһәр өчен аның мөмкинлекләре, әлбәттә, җитәрлек түгел. Шуңа күрә икенче хоспис төзү турындагы мәсьәлә Татарстан Президенты дәрәҗәсендә күтәрелде.

“Гыйнвар азагында (Россия Хөкүмәтендә) олылар өчен 60 урынлы стационар-хоспис төзү өчен җир бүлеп бирү буенча Рөстәм Нургалиевичның үтенечен караячаклар. Җирне теркәү белән, проект документациясен башлаячакбыз. Төзелешне башлыйбыз, койма куячакбыз”, - диде Владимир Вавилов.

Моннан тыш, Кама аръягы зонасында – Әлмәттә һәм Чаллыда ике хоспис ачу турында сөйләшүләр бара. “Татнефть” Владимир Вавиловка Нурлаттагы буш торган санаторий базасында хоспис ачарга тәкъдим иткән.

“Нурлатта санаторий яки ял йорты буш тора. Ләкин ул туры килми, чөнки хоспис каршында онкология үзәге булырга тиеш”, - диде Татарстанда беренче хосписка нигез салучы. 

“Россиядәге өметсез авыруларның хокуклары, ниһаять, тәгаенләнде”

Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов дәвалап булмый торган авырулар барысы хоспис пациентлары булырга теләми дип саный. Шуңа күрә, күчмә паллиатив бригада системасын үстерергә кирәк.

“Өметсез диагнозлы пациентларның барысы да хосписка ятуга мохтаҗ түгел. Күпләр өйләрендә булырга, өйдә генә ярдәм алырга тели. Хәзер бу хокук законда билгеләнәчәк. Тик бу элек өйгә килеп ярдәм күрсәтелмәгән дигән сүз түгел. Татарстандагы хоспис 2011 елдан күчмә ярдәм күрсәтә”, - дип искәртте парламентарий.

Айрат Фәррахов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның хоспис ихтыяҗлары өчен ашыгыч медицина ярдәме машинасын бирүен билгеләп үтте. Шуннан соң персоналны укыттылар һәм Татарстандагы дәвалап булмый торган авырулар өйләрендә паллиатив ярдәм ала башлады.

“Безнең белгечләр телефоннан шалтыратулар ала, Татарстандагы авыр чирле пациентлар янына өйләренә бара башлады. Бу, беренче чиратта, дәвалап булмый торган авыру балалары булган гаиләләр. Киңәшләр бирә, процедуралар уздыра башладык. Тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итүче медицина техникасы төзедек. Бу мөмкинлек бар, тик норматив буларак билгеләнмәгән иде”, - диде Айрат Фәррахов.

Ул паллиатив ярдәм турындагы закон проекты өметсез авыруларның хокукларын аныклый, ләкин хоспис ярдәме буенча зур эш көтелә дип саный.

“Киңрәк юнәлештә хәрәкәт итәргә, күп законнарга өстәмә үзгәрешләр кертергә кирәк. Алар хоспис оешмалары төзергә планлаштырган фондларга һәм гражданнарга льготалы шартлар тудырырга ярдәм итәр иде”, - диде Айрат Фәррахов. Ул да Владимир Вавилов белән килешә һәм Татарстанда Кама аръягында хоспис төзергә кирәк дип саный.

Бер закон проекты белән генә эш бетмәс дип саный депутат. Хәзер дәвалап булмый торган авырулы кешеләрнең проблемаларына Россия Президенты Владимир Путин да игътибар итте. Санкт-Петербургның Невский районындагы балалар хосписында булган вакытта ул, 2019 елдан башлап паллиатив ярдәм өчен даими рәвештә бюджеттан акча биреләчәк диде. Быел әлеге сумма якынча 5 миллиард сум.

“Россия халкы өйдә, якыннары янында паллиатив ярдәм ала алачак”

Татарстаннан булган парламентарий Борис Менделевич паллиатив ярдәм турында закон проектын кабул итүне зур адым дип атады. Ул мондый ярдәмгә 1,3, млн россияле мохтаҗ булуын әйтте. Бу дәвалап булмый торган авыруның терминаль – ягъни, иң соңгы стадиясендәге кешеләр. Аларга бик җентекле медицина тәрбиясе, уңайлы мохит һәм рухи ярдәм кирәк.

“Закон проектын кабул итү пациентларга медицина буенча гына түгел, ә социаль һәм психологик ярдәм күрсәтергә дә ярдәм итәчәк. Мисал өчен, авырулар паллиатив ярдәмне өйдә ала алачак. Күп кенә пациентларның бу чорны якыннары белән бергә үткәрергә теләвен исәпкә алганда, бу зур алга китеш”, - диде Борис Менделевич.

Шулай ук закон проекты табиблар белән эшләүне дә күздә тота. Алар медицина ярдәмен генә түгел, психологик ярдәм дә күрсәтәчәк.

“Медицина ярдәме күрсәтүче эшчеләргә махсус укыту каралачак. Шулай ук медперсонал – пациент бәйләнеше дә мөһим. Ул киңәйтеләчәк: табибларга авыру кешегә генә түгел, ә аның гаиләсенә дә ярдәм итәргә туры киләчәк. Әлбәттә, хәзер дә табиблар читтә калмый иде, ләкин закон проектын кабул итү белән әлеге юнәлеш яңа, тагын да масштаблырак һәм сыйфатлырак дәрәҗәгә чыгарга тиеш”, - дип ышана парлементарий.

Закон проектын кабул итүне сәламәтлек саклау өлкәсендә елның иң әһәмиятле вакыйгасы дип саный депутат.

“Әлегә документ эшләнелә. Һәркемнең дә, шул исәптән Татарстан халкының да үз тәкъдимнәрен кертү мөмкинлеге бар. Алар буенча фикер алышырга һәм икенче укылышта төзәтмәләр буларак кертергә әзер”, - диде Борис Менделевич.

Паллиатив ярдәм турындагы закон проекты конкрет нәрсә тәкъдим итә?

Узган елның язында Дәүләт Думасында паллиатив ярдәмне норматив-хокукый җайга салу перспективалары буенча парламент тыңлаулары узды, нәтиҗәдә закон проекты булдырылды. Аны Дәүләт Думасына Россия Хөкүмәте кертте.

Документ буенча, паллиатив ярдәм ул пациентларның авыртуын җиңеләйтә яки бетерә торган медицина процедуралары гына түгел. Ә авыр чирле кешеләрне тәрбияләү чаралары, психологик ярдәм дә.

Кешеләр стационар яки амбулатор, шулай ук көндезге стационар шартларында кирәкле медикаментларны бушлай ала ала. Паллиатив пациентларның наркотик һәм психотроп дару препаратлары белән авыртуларын җиңеләйтү хокукы барлыкка килде.

Фото: архив / Рамил Гали

Тагын бер яңалык – өйдә паллиатив ярдәм алу мөмкинлеге закон белән ныгытылачак. Депутатлар моның ярдәмендә халык күп яши торган шәһәрләрдә медицина һәм социаль хезмәтләр үтемлерәк булыр дип өметләнә.

“Кешеләр үз авырулары белән япа-ялгыз калмаячакларына ышанырга тиеш. Әлеге закон проекты безнең тормышта күбрәк яхшылык һәм үзара ярдәм булсын өчен мөһим”, - дип яза Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин сүзләрен ТАСС . 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100