Яңа җырын тәкъдим иткән Габделфәт Сафиннан инстачылар концерт сорый
Яңа җырны инстачылар шәп дип тапкан.
Габделфәт Сафин яңа җыр яздырган. «Мәңге бергә» җырының сүзләре авторы — Шәмсия Җиһангирова, көен Габдразак Мингалиев иҗат иткән.
«Мәңге бергә булыйк», — дип яза ул инстаграм сәхифәсендә.
Инстачылар җырны шәп дип тапкан. Ләкин Габелфәт Сафинның элекке кебек концертлар белән йөрмәвенә аптыраганнар. Үзенә «зур бер концерт куярга» тәкъдим иткәннәр.
«Һаман да шул моңлы, матур тавыш. Игелекле кешегә фәрештәләр озакка булышалар, күрәсең», — дип тә язганнар.