news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа җырларының клибында Марат Яруллин белән Лэйна үбешкән

Марат белән Лэйна чынлыкта да бик матур пар булып күренәләр.

news_top
Яңа җырларының клибында Марат Яруллин белән Лэйна үбешкән
https://www.instagram.com/marat_yarullin/

Марат Яруллин белән Лэйна җыр яздырган. Гөлфия Шакирова шигыренә Гүзәлия көй язган. «Шундый» җырына Марат белән Лейна мини-клип та төшергәннәр. Мәхәббәт, сагыну, ярату, кочаклашу, үбешү… булган әлеге клипта кияүгә чыкмаган Лейна һәм өйләнмәгән Марат бик матур пар булып күренә.

Җырны инстачылар да «шәп» дип бәяләгән. «Шундый, шундый, шундый матур җыр булган бу», — дигәннәр.

«Марат, бу клип белән күп кызларны көнләшергә мәҗбүр иткәнсеңдер», — дип тә язганнар.

Марат Яруллин җырны барлык музыкаль мәйданнарда тыңлап булуын хәбәр иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар