news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа Уренгойда фатир шартлаган мизгел видеога эләккән

Шартлаудан соң, янгын башланган.

news_top
Яңа Уренгойда фатир шартлаган мизгел видеога эләккән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Бүген, 7 августта, Яңа Уренгой шәһәрендә күп катлы йортта фатирда шартлау булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Видеокүзәтү камерасы кадрларында тәрәзәдән ялкын чыкканы күренә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча идарәсе белешмәсе буенча, биредә көнкүреш газы шартлаган.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр ачыклаганча, ут 50 квадрат метр мәйданны чолгап ала. Биредә 16 кешене эвакуациялиләр.

Һәлак булучылар юк. 38 яшьлек ир-атны куллары пешкән, аны хастаханәгә озатканнар.

бер фатирның стенасы җимерелгән, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар