Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа уку елына әзерлек ни хәлдә?

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «12нче кат» проектында «Татар-информ» агентлыгының баш редакторы Ринат Билаловка биргән интервьюсында яңа уку елында нинди үзгәрешләр көтелгәне хакында сөйләде.

news_top_970_100
Яңа уку елына әзерлек ни хәлдә?
Михаил Захаров фотосы

Яңа мәктәпләр

Быел 7 яңа мәктәп төзү планлаштырыла. Шулай ук полилингваль комплекслар да салына – әйтик, Чаллыдагы ике яңа мәктәпнең берсе полилингваль булачак.

Шулай ук 17 яңа балалар бакчасы төзелә. Татарстанда 36 районда балалар бакчасы буенча кытлык юк. Зур проблема Казандагы һәм Казан тирәсендәге районнарда. Хәзерге вакытта 5 мең балага бакчаларда урын җитми дип санала. Бу сан яңа бакчалар сафка басуга бәйле рәвештә үзгәрәчәк. Кайда укытучылар җитми?

Татарстанда башлангыч класс укытучылары җитми. Бу балалар күп туа башлау белән бәйле. Кайбер мәктәпләрдә хәтта уникешәр беренче класс бар. Шулай ук математика, рус теле һәм литература, физика, чит телләр укытучылары да җитми икән.

Министр әйтүенчә, яңа кануннар буенча өченче курс студентларын мәктәпкә алырга була. Бу аларга мәктәп мохитенә керергә, остазларны табарга мөмкинлек бирә.

Туклану

Быел Татарстан мәктәпләре ашханәләрен ремонтлау буенча яңа программа эшли башлады. 198 мәктәптәге ризык әзерләү урынын ремонтлау өчен 1 миллиард сум акча бүленгән.

Башлангыч сыйныф укучысын ашату өчен көненә 53 сум 41 тиен бирелә.

Уку елы башында ата-аналардан дәгъвалар бар иде – ризык җылы түгел, тәмле түгел, чиратлар... – ди министр. - Туклануны оештыру өчен пандемия вәзгыяте дә комачау итте, без бит бөтен балаларны берьюлы ашата алмыйбыз, алар бүлеп кертелергә тиеш. Шул шартларда да без, Роспотребнадзор таләпләрен үтәп, туклануны оештыра алдык. Ел азагына тискәре фикерләр кимеде. Бөтен мәктәпләрдә дә туклануга бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен ата-аналар контроле оештырылды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100