Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа туган улын буып үтергән ана: Шушы гөнаһым гомеремнең соңгы көннәренә кадәр эзәрлекләп барачак

21 июньдә Казанның Идел буе районы судында яңа туган улын үтерүдә гаепләнүче Зебинисо Аскаровага хөкем чыгаралар. Бу хакта “Татар-информ” сайтында хәбәр ителә.

news_top_970_100
Яңа туган улын буып үтергән ана: Шушы гөнаһым гомеремнең соңгы көннәренә кадәр эзәрлекләп барачак

Утырышка хөкем ителүченең әнисе һәм тәрҗемәче килгән. Суд Зебинисо Аскарованың соңгы сүзен тыңлаган.

“Мин гаебемне таныдым, кылган эшем өчен үкенәм. Балаларымны күптәннән күргән юк. Гаиләмнән башка яшәве авыр булуын аңладым. Мин бик сагынам. Мин залдагы барлык кешедән, шулай ук, әниемнән гафу үтенәм. Мин кылган җинаять мәңгелеккә сабак булачак. Шушы гөнаһым гомеремнең соңгы көннәренә кадәр эзәрлекләп барачак. Зинһар, иректән мәхрүм итмәгез һәм балаларым белән калырга мөмкинлек бирегез. Соңгы шанс бирүегезне үтенәм. Барлык кеше алдында сүз бирәм: бүтән беркайчан балаларымны рәнҗетмәячәкмен. Балам белән туган илебезгә җибәрсәгез иде безне”, - дип мөрәҗәгать иткән ханым судка.

Искәртеп үтик, тикшерү версиясе буенча, 2017 елның 26 нчы февралендә Казанның Габишев урамы буенча йорт фатирында, Аскарова малай таба. Аннары аны йөзтүбән яткырып, кислород килүен чикли һәм буа. Кичен ул баланы сөлгегә һәм полиэтилен пакетка төреп, өеннән ерак түгел чүп чиләгенә ташлый. Табылдык бала турында полициягә чүп ташларга килгән бер кеше хәбәр итә. Оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә, Аскарованы 2 нче мартта кулга алалар. Зебинисоның баланы ташлаган мизгелен видеокүзәтү камерасына эләккән булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100