news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа туган тере баласын урманда ташлап калдырган хатынны хөкем итәләр

34 яшьлек хатынның гаебен исбатлау өчен алты ел сарыф иткәннәр.

news_top
Яңа туган тере баласын урманда ташлап калдырган хатынны хөкем итәләр
Башкортстанда бу хатынга карата җинаять эшен алты ел тикшергәннәр. Шул вакыт дәвамында аңың җинаяте буенча дәлилләр туплау барган. Хәзер аны "Үтерү" маддәсе буенча хөкем итәләр. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.

2012 елда апрельдә баласын тапканнан соң, ул сабыйны тере килеш сөлгегә төреп, тартмага салган. Тарманы полиэтилен пакетка куйган. Бу пакетны урманга илтеп калдырган. 

Салкында һәм һава җитмичә, бала һәлак булган. 

Баланың мәетен тапкач, 200 гә якын хатын-кызны тикшергәннәр. Баланың 34 яшьлек анасы исә Мәскәүгә китеп барган булган. Аны табып, кире Туймазыга алып кайтканнар.

Баласын үтергән хатынга икедән дүрт елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар