Яңа туган сабыйны сулы чиләккә салып салкында катырганнар
Яңа туган сабыйны сулы чиләккә салып салкында катырганнар
Иркутск өлкәсенең Тайшетский районындагы Юрты бистәсе янында яңа туган сабый мәете табылган. Бу турыда Иркутск сайты хәбәр итте.
Яңа туган сабыйны сулы чиләккә салып, салкынга чыгарып куйганнар. Туңдырылган бала мәетен бистә читендәге чүплектән бер километр чамасы ераклыкта 12 мартта тапканнар.
Хәзерге вакытта бала мәетен судмедэкспертлар тикшерә. Мәет эрегәч, белгечләр сабыйның ничек үлгәнен ачыклаячак, диелгән әлеге хәбәрдә.
Сабый туганда исән булганмы, әле үле килеш туганмы - бу сорауга да экспертлар җавап бирәчәк.
«Әлеге факт буенча тикшерү бара. Сабый малайның мәетендә көчләп үтерү эзләре күренми», — дип аңлатканнар Иркутск өлкәсе буенча Тикшерү комитеты идарәсендә.