Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа туган сабый үзен җирләргә җыенганда елап җибәргән

Бала таптыручы шәфкать туташы нарасый үлде дип уйлап, баланы җирләргә кушкан.

news_top_970_100
Яңа туган сабый үзен җирләргә җыенганда елап җибәргән
https://pixabay.com

Һиндстанның Раджастан штатында гаҗәеп вакыйга булган. Яңа туган сабыйны җирләргә җыенганда, ул елап җибәргән. Бу турыда Times of India басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Басма мәгълүматы буенча, шәфкать туташы хаталану аркасында, сабыйны үлде дип уйлыйлар. Бала тудыручы хатын сабыйның тере булуын аңламый һәм полиэтилен пакет белән каплый. Ул мәетне баланың ата-анасына җирләргә кушып тапшыра.

Туганнары мәрхүмә баланы җирләргә әзерләнә башлый. Шул чакта сабый кинәт кенә елап җибәрә. Әти кеше тиз арада ашыгыч ярдәм чакыра. Табиблар сәгать ярымнан соң гына килеп җитә. Аларны көткәндә баланың хәле кабат начарлана һәм ул вафат була.

Баланың гаиләсе хастаханә хезмәткәрләрен битарафлыкта гаепли. Табиблар исә гаепләрен танымый. Аларның сүзләренчә, әти белән әни кеше баланың үлеме расланмаган килеш хастаханәдән алып китә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100