news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа Татар зиратында Хәния Фәрхи каберенә таш куелачак

Бу хакта “Интертат” хәбәречесенә җырчының администраторы Раил Нуриев хәбәр итте.

news_top
Яңа Татар зиратында Хәния Фәрхи каберенә таш куелачак
- Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи-Биктаһировага кабер ташы проекты әзер булган. Ул 27 июльдә, аның вафат булган көнендә, Казанның Яңа Татар зиратында куелачак. Әлеге хәтер чарасы 11 сәгатькә билгеләнгән, дога укып урнаштырырга исәплибез. Ташны Габделхәй абый ясатты. Үзе зиратта булды, нигез салу эшләрендә катнашты. Ташның авырлыгы – 5 тоннага якын, анда “гомерләрне үлмәс җыр итик” дигән язу һәм Хәния апаның фотосын урнаштырылган, - диде ул. 



Хәния Фәрхи катлаулы тормыш юлы үткән шәхес. Интертат электрон газетасында аның биографиясе белән таныша аласыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар